| С. Рәфыйков премиясе тапшырылды |
|

15 июльдә үзәк китапханәдә Сөббух Рәфыйков премиясен бирү тантанасы үтте. Ул быел ике район газетасы каршында эшләп килүче “Зәй энҗеләре” һәм “Родник” әдәби берләшмәләре җитәкчеләре Әлфия Җиһаншина һәм Надежда Александроваларга телне, мәдәниятне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен бирелде. Алар икесе дә озак еллар әдәби талантларны үстерү, барлау өстендә эшләгән мөхтәрәм кешеләр. Лауреатларга муниципаль районның Дипломын һәм акчалата бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова тапшырды, зур бүләк ияләрен район Советы аппараты җитәк-чесе Марсель Хуҗин һ.б.лар котлады.
Кире кайт
|
|
|