Маллар үлеме җәй көне дә тукталмый район хуҗалыкларында. Июль аенда гына да “Дружба”да – өч, “Трудовик”та һәм “Игенче”дә икешәр баш мөгезле эре терлек үлде.
Бозаулар алу белән дә мактана алмыйбыз. Июльнең ике атнасында район буенча 150гә якын бозау туды. Шуның 20се – “Сабан”да.
Сөтнең товарлылыгы “Дружба”да 94 процентка җитә. Ягъни, биредә 2159 килограмм сөт савалар, шуның 2039 килограммын саталар. “Булат”та исә 9 центнер сөт җитештереп, шуның 5,8 центнеры гына тапшырыла.
Сыерларның баш саны бүген районда 6940. Шуларның 3205е – “ВАМИН” бүлекчәләрендә, 746сы – “Омар” агрофирмасында.
Сенаж салу “Тру-довик”та – 4200, “Тәкәнеш” агрофирмасының “Чулпан” бүлекчәсендә – 3515, “Рассвет”та 2822 тоннага тулды. “Трудовик” малларына кышлату чорына 3000 тонна сенаж да җитә.
“Нократ” агрофирмасының Ямашев исемендәге бүлекчәсе халыкка печәнне июль башында ук өләшергә өлгерде. Аны болыннан пресслап капка төпләренә үк алып кайтып бирделәр.