Бу сорауларны мин район халкына биреп карадым. Олы яшьтәге абый- апалар “Кулланучылар хокукын саклау” турындагы законны бөтенләй күз алдына да китермиләр. Яшьләр белсәләр дә, хокук саклауны файдасыз дип күрәләр.
Мәсәлән, Гөлсинә апа күптән түгел генә кер юу машинасы сатып алган. Ике көн дә үтмәгән ул ватылырга җитешкән. Техника кибетенә, машинаны кире кайтару нияте белән, берничә тапкыр мөрәҗәгать итсә дә, максатына ирешә алмаган. Сатучылар ватылу гаебен аңа сылтап, хәтта төзекләндерү эшләренә дә алынмаганнар.
Закон буенча сатып алынган әйбер ватылса, аны унбиш көн эчендә кире кайтарырга яки икенчесенә алмаштырырга тиешләр.
Товарның дефектларын төзекләндерү эше 30 көннән артмаска тиеш. Мондый вакытта ике яктан да язма килешү төзелә. Сатып алучыларның бозык товарны төзекләндерүне минималь вакыт эчендә башкаруны таләп итәргә хокуклары бар. Шулай ук товар экспертизаларында да катнаша алалар.
Еш кына сатучылар товарны килешенгән вакыттан соңарып китерәләр. Мәсәлән, Школьная урамында яшәүче Марат абый алдан ук түләп куйган суыткычын икенче көннең яртысында гына алган.
Закон буенча товар килешүдә язылган вакытта китерелергә тиеш. Югыйсә, түләнгән акчаның 0,5 процентын кире кайтаруны таләп итә аласың.
Ә менә кредитка әйбер аласы булсаң, сиңа аның турында бөтен мәгълүматны бирергә тиешләр. Законда кредит хакында хәбәрне ни рәвешле бирү турында язылмаган. Ләкин ул телдән әйтелергә мөмкин.
Кызганычка каршы, безнең хокукларыбыз көн саен бозылып тора. Ләкин шуңа карамастан, җәмгыять үз хокукларын белергә, аларны саклый алырга тиеш!
Нократ Лилия Хәбибҗанова, 2008-07-18 15:53:21
Кире кайт
|