Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Һәркайсы мөһим

Шәһәрдә мәктәпләрне капиталь төзекләндерү тәмамланып килә. Аннан соң авыл мәктәпләре төзекләндерелә башлый. Моның өчен авыл җирлекләренең төрле чыганаклардан тупланучы өстәмә керемнәре шушы максатта файдаланылачак.

15 июльдә авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорлары катнашында район башкарма комитеты җитәкчесе Т. В. Воропаева  алып барган киңәшмәдә шулай дип белдерелде. Әмма әле бу авыл мәктәпләренең барысында да капиталь ремонт эшләре башланачак дигән сүз түгел. Әлегә андый мөмкинлекләр юк. Район мәктәпләренең һәркайсында диярлек беренче чиратта хәл итүне таләп итүче проблемалар җитәрлек. Максатчан эш нәкъ менә шуларны хәл итүдән башланачак. Киңәшмәдә мәктәп директорлары аларны санап та чыктылар. Мәктәпләрдә нинди күләмдә эш башкарыласы һәм аны финанслау мәсьәләсе һәр очракта аерым каралачак.

Киңәшмәнең көн тәртибендә тагын ике мөһим мәсьәлә каралды. Аның берсе авылларга маршрут автобусларын йөртү белән бәйле. Башкарма комитет җитәкчесе проблеманы хәл итү максатында, зыянга эшләүче автобус маршрутларын тәэмин итү өчен авыл җирлекләре тарафыннан автотранспорт предприятиесе чыгымнарын каплауда өлешчә финанслау варианты күз алдында тотылуын әйтте. Әлеге идея тормышка ашкан очракта, җирле үзидарәләрнең эшчәнлеге закон кысаларына туры китерелеп алып барылачак.  

Уракка әзерлек, басуларда өлгерүче мул уңышны җыеп алуда һәр авыл җирлегендә максатчан эш оештыру  киңәшмәдә каралган өченче мәсьәлә иде. Әлеге уңайдан быелгы уракның үзенчәлекле булачагы билгеләп үтелде. Тиешле оештыру мәсьәләләрен күрмичә, һәр участокны эшләүчеләр белән тәэмин итми торып, игеннәрне җыеп алу авыр булачагы ассызыкланды. Авыл җирлекләре башлыкларына бу хәлиткеч чорда ындыр табакларында эш оештыру бурычы йөкләнә. Җирлек халкын, өлкән сыйныф укучыларын ындыр табакларына эшкә тарту өчен бүгеннән үк эш башлау сорала. Укучылардан торган бригадалар төзү буенча анык күрсәтмәләр бирелде.

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Гамир Таҗетдинов, район Советының аппарат җитәкчесе Марсель Хуҗин катнашты.


Зәй офыклары  2008-07-18 15:47:57

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом