Зәйдән 20 чакрым ераклыкта ямьле табигать кочагында урнашкан «“Факел» балалар-сәламәтләндерү лагере 12 июльдә «Татнефть» берләшмәсенә караган 13 лагерьда ял итүчеләрне традицион фестивальгә җыйды.
160 бала ял иткән “Факел” кунакларны, чын мәгънәсендә, каршы алырга әзер иде. Лагерьда балаларга ял итәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Юкка гына: “Иң яхшысы балаларга!” дип язып куелмаган.
Бу көнне фестивальгә җыелган балалар төрле спорт ярышларында, җыр-биюдә осталыкларын сынадылар. Бу чара Гаилә елы кысаларында узды.
Бәхетле балачак илен гәүдәләндереп, бәйрәм матур төсләр бизәлешеннән торды. Төсләр чагылышында Татарстан әләме, фейерверк композициясендә “Гаилә – изге йорт” сүзләре пәйда булды.
Җиргә башка галәмнән кунакка килгән кешеләр сәламе астында лагерьлар бер сафка тезелде. “Факел” (Зәй), “Яшьлек” (Әлмәт), “Ландыш” (Лениногорск), “Шәүлегән” (Баулы), “Каенкай” (Азнакай), “Кояшкай” («Елховнефть»), “Космонавтлар” (“Татнефть”), “Юбилей” (Лениногорск), “Акчарлак” (Түбән Кама), “Нараткай” (Бөгелмә), “Дуслык” (Җәлил), “Чияле алан” (Нурлат), “Бөркеткәй” (Азнакай) лагерьлары иде бу.
Һәр лагерьның үз тарихы, үз үзенчәлеге. “Яшьлек” узган елгы нәтиҗәләр буенча 14 лагерь арасында беренчелекне яулаган. “Каенкай” лагере ачылуга быел 50 ел. “Кояшкай” исә нефтьчеләр шәһәре – Әлмәттән 18 чакрым ераклыкта урман хозурлыгына урнашкан лагерь. Лагерьның китапханәсе, флорбол, волейбол, баскетбол заллары, ачык бассейны – аквапаркы бар.
Кайсы гына лагерь турында әйтелмәсен, аларның барысы да балаларның сәламәтлеген ныгыту, файдалы ял итүгә корылган. Ял вакытында балалар тәртипкә, үз-үзләрен итагатьле итеп тотарга өйрә-нәләр, нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтәләр.
Туган якка, туган төбәккә, халкыбызга мәхәб-бәт, патриотизм рух ы барлык чараларның төп идеясы булды дисәк, һич арттыру булмастыр.
Кара алтын иле – Татарстан!
Бәхетле балачак иле – Татарстан!
Бәхетле гаилә иле – Татарстан!
Чәчәкләр иле, дуслык иле булып кал, Татарстан!
Фестивальне “Татнефть” акционерлык җәмгыяте директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев ачты:
–Сез, балалар, рә-хәтләнеп ял итсен өчен “Татнефть” оешмасы лагерьларны төзекләндерүгә 40 миллион сум акча бүлеп бирде. Кышын да, җәен дә хозурланып ял итегез. Сезнең ялны файдалы уздыру өчен тырышкан барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәт сүзләре җиткерәм. Безнең төбәк – кара алтын төбәге. Әти-әниләрегезнең хезмәтләрен дәвам итәрлек, уку алдынгылары булырлык көч туплагыз. Җәмәгатьчелек өчен дә, җәмгыятебез өчен дә ышанычлы алмаш булып үсегез, – диде ул.
Бәйрәм әләмен күтәрү хокукы уку алдынгылары, “Факел”да ял итүче Искәндәр Таҗиев һәм Римма Гыймадиевага бирелде.
– Бүгенге фестиваль сезне бергә җыйган икән, матур итеп бәйрәм итегез. Сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезнең ышанычлы алмашчысы булыгыз, – диде “Татнефть” профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин.
Котлау сүзләрен “Елховнефть” идарәсе башлыгы Ардинат Нугайбеков дәвам итте:
– Күгебез аяз, көннәребез бүгенге кебек кояшлы, ә сезнең йөзләрегез һәрчак елмаюдан гына торсын. Бергәлекнең кадерен белегез! Дус, тату яшәгез! Татарстан җирен, файдалы казылмаларын дөньяга танытыгыз, – диде ул.
Балалар ярыш мәйданнарына таралды. Спорт ярышларының нинди генә төрләре уздырылмады! Озынлыкка сикерү, йөзү, эстафета, боҗрага баскетбол тубы ыргыту, флорбол. Шунысында әйтик, ял итүчеләр белән беррәттән әйдаманнар да көч сынашты, ярышты. Балалар белән 5 минутта төрле уеннар оештыру әйдаманнар өчен җитезлек, өлгерлек имтиханы булды.
Һәр лагерь үзе белән таныштырды. Бу һәр лагерь турында тулы күзаллау булдырырга ярдәм итте.
Табигать никадәр көй-сезләнсә дә, килеп-килеп яуган җәйге яңгыр берәүне дә куркытмады. Киресенчә, балалар сөенә-сөенә ярышларда катнаштылар, көч сынаштылар.
Хөкемдарлар сүзенә караганда, бүгенге бәйрәмгә сәләтле балалар гына җыелган дияргә була. “Гаилә – тормышымның яме” дигән бәйгегә аерым нәтиҗә ясалды. Берсеннән-берсе матур, эчтәлекле, төрле төсләргә бай рәсем ясау осталарына Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң матур эчтәлекле, мәгънәле театр тамашасын кунакларга “Факел” лагере балалары күрсәтте.
Киләсе фестиваль Нурлат төбәгендә “Чияле алан»да узачак.
Кире кайт
|