Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
ТЫРЫШЛЫК ӘҖЕРСЕЗ БУЛМЫЙ

Нурлатнефть" НГДУсының 2008 елның I яртыеллыгы нәтиҗәләре һәм икенчесенә планнар билгеләү буенча кон­ференциясе нефтьчеләрнең эш нәтиҗәләренә генә багышланып калмады. Бу көнне делегатлар һәм "Татнефть" ААҖ кунаклары хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган нефтьчесе, Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хез­мәткәре Риф Сафиуллинга иң җылы теләкләрен юлладылар. Генераль директорның берен­че урынбасары - берләшмәнең баш инженеры Наил Ибраһимов Риф Әхтәмовичның бу һөнәр­дәге беренче адымнарын һәм уңышларын искә төшереп үтте. Асылда, НГДУны оештыручы­ларның берсе ул, диде Наил Габделбариевич предприяти­енең баш инженеры турында. Чыгышының икенче өлешендә сөйләүче предприятие эшчән-легенә тукталды. Уңай мисал­лар белән беррәттән җитеш-сезлекләрне дә билгеләп үтте. Мәсәлән, бүген "Нурлатнефть" тотрыклы  үсүче  предприятиеләрнең берсе булып тора, һәм берләшмә буенча 4нче урын - ул әле һич тә чик түгел. Әмма шул ук вакытта тагы да күбрәк көч куярга һәм шуның нәтиҗә­сендә берләшмәнең тагы да эрерәк подразделениеләре алдында конкуренциягә сәләт­ле булырга мөмкин, диде "Тат­нефть" ААҖ баш инженеры. Алга таба "Нурлатнефть" НГ­ДУсы начальнигы Илгиз Сали-хов беренче яртыеллык буенча тәфсилле анализ ясады. Хисап чорында предприятие планнан тыш 9 мең тонна нефть чыгар­ган, нефтьнең гомуми күләмен­нән 46 проценты - катламнар­ның нефть бирүчәнлеген арт­тыруның заманча ысулларын куллану нәтиҗәсе. Ашалчы чыганагындагы югары үзлелек­тәге нефтьне эшкәртү буенча да тәҗрибә - сәнәгать эшләре дәвам иткән. Монда нефть чы­гару күләме 6,6 мең тонна тәш­кил иткән, ә эшкәртү башыннан бирле 14,0 мең тоннага якын нефть чыгарылган. Хисап чоры эчендә борауланган фонд 23 берәмлеккә арткан һәм 1 июль­гә инде 2416 скважина тәшкил иткән. Предприятие җитәкчесе уңай яклар белән беррәт­тән җитешсезлекләрне дә әй­теп үтте. Мисал өчен, кайбер подразделениеләрдә сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә­ге эшне оештыруның начаррак торуын, нефть чыгаруны артты­руга юнәлдерелгән инвестиция проектлары шартларын үтәү җәһәтеннән скважиналар ре­монтлау бүлегенең эше канә­гатьләнерлек булмавын билгеләде. Агымдагы ремонтка килгәндә, ЦТРС бригадалары аны 336 скважина­да башкарганнар. Һәм 1 июльгә еш ремонтлана торган фондта нибары бер скважина исәпләнә. Бу - "Татнефть" ААҖ НГДУлары арасында иң яхшы күрсәткеч. Сква­жиналарның эшлә­вендәге ремонтара чор 1064 тәүлек, бу берләшмә буен­ча уртача күрсәт­кечтән 168 тәүлеккә күбрәк.Энергия чыгымнарын азайту да идарә өчен мөһим бурычлардан кала бирә. Һәм, предприятие начальнигы билгеләп үткәнчә, бу уңайдан шактый эш баш­карылган, энергоресурсларны экономияләү суммасы 4 млн. сумнан артып киткән. Производство күрсәткечләре һәм социаль юнәлешләр белән таныштырып, И.Салихов нефть чыгаруның еллык планын үтәү буенча бурычны 2 млн. тонна һәм югары үзлелектәге нефть чыгару буенча 25 мең тонна дәрәҗәсендә дип билгеләде.Коллектив шартнамәнең бе­ренче яртыеллыкка үтәле­ше нәтиҗәләре буенча НГДУ-ның профком рәисе Салих Әюпов таныштырды. Ул пред­приятиедә социаль ташла­малар һәм гарантияләрдән мәхрүм хезмәткәрләр юк, диде. Цех җыелышлары барышында күтәрелгән мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр бергәләп өйрәнү һәм гамәлгә ашыру өчен кадр­лар белән идарә итү бүлегенә тәкъдим ителгәннәр. Яшьләр­не социаль яклау җәһәтеннән 9 яшь нефтьчегә җиһаз сатып алу өчен 450 мең сум күләмен­дә процентсыз ссуда бирелгән, 126 кеше шифаханә һәм про­филакторийларда сәламәтлек­ләрен ныгытканнар. Коллектив шартнамә нигезендә профком мәдәни - массакүләм, спорт чараларын һәм башка социаль программаларны оештыруда ярдәм итә. Торак белән тәэмин итүгә килгәндә, С.Әюпов 2005 - 2008 елларда НГДУ хезмәт­кәрләреннән 99 гаиләнең соци­аль ипотека буенча фатир алу­ларын билгеләп үтте. Мәсәлән, агымдагы елда гына да 11 хез­мәткәр торак мәсьәләләрен хәл иткән һәм яшь гаиләләргә яңа төзелеп килүче йортлардан 6 фатир бүлеп бирелгән. Әмма проблема бар әле: соципотека буенча торак алу өчен чиратта 120 кеше тора. Соңыннан "Нурлатнефть" НГ­ДУсы начальнигы предприяти­енең баш инженерын тәкъдим итте - Роберт Әхмәдуллин НГДУда биш ел эшли, производс­тво бүлеге начальнигы булып торган. Конференциядә шулай ук ТР иҗтимагый платасы әгъза­сы, "Татнефть" ААҖ профкомы рәисе Гомәр Яруллин, Нурлат муниципаль районы башкар­ма комитеты җитәкчесе Һади Садыйков та катнаштылар һәм предприятие эшчәнлегенә бәя бирделәр. Һади Харисович нефтьчеләргә шәһәр һәм районны төзекләндерүдә бу­лышулары өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук район территория­сенә урнашкан сервис компа­нияләренең салым түләүләре кертү мәсьәләсен дә күтәрде.
Дуслык   С.Ризаева 2008-07-21 10:00:37

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом