Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
ЭШНЕҢ, ЯЛНЫҢ ТӘМЕН БЕЛЕП...

Төп бинаның фасадын, механик мастерской би­насын буяп, соңгысының тәрәзәләрен алмаштырыр­га җыеналар. Моннан тыш, 7 укучыны җәйге чорда үзләренә эшкә алганнар. "Нигездә егетләр ремонт эшләрендә катнаша, тех­никаны да ремонтлыйлар, буйыйлар да - кыскасы, хезмәт тәрбиясе узалар", - ди АТПның генераль ди­ректоры Идрис Кәримов. Сигез дистәдән артык кеше эшләүче җәмгыятьтә күбе­сенчә ир - атлар булса да, территорияләрендә һәр­кемне аллы - гөлле чәчәк клумбалары каршы ала. Төзекләндерү дигәннән, быел җәмгыять эшчеләре җитәкчеләре белән бер­гәләшеп Мәктәп урамын­дагы 15 еллар ташландык хәлдә булган балалар мәй­данчыгын да җиренә җит­кереп ясап куйганнар әле Территориясен чистартканнар, балалар өчен таганнар, карусель ясаганнар, теләүчеләр биредә үк спорт белән дә шөгыльләнә алалар. Көн саен бирегә якын ти­рәдә яшәүче 15 - 20ләп бала җыела икән. "Без элегрәк балалар белән кичен "Тиенкәй" балалар бакчасындагы мәйданчык­ка кереп уйный идек. Ә хәзер йортыбыз каршына ук бер дигән мәйданчык ясап куйдылар. Балалар гына түгел, яшьләр дә ял итәргә килә әле", - ди ике малай әнисе Татьяна. Шулай да транспорт­чыларның төп хезмәте пассажирлар күчерү, әл­бәттә. Көн саен "Нурлат АТП"сыннан линиягә бар­лыгы 25 автобус чыга. Шуларның 5се шәһәр эчен­дә, 6сы шәһәрара рейста йөри, ә 14е район авылла­ры маршрутында була. Әле якын көннәрдә тимер юлчылар бистәсенә дә яңа маршрут (сынау режи­мында) җибәрергә исәплә­ре. Моннан тыш заказга да эшлиләр. Юл хәрәкәте иминлегенә зур игъти­бар бирелә җәмгыятьтә. Үзләренең уку - өйрәнү классы да бар. Ай саен шунда шоферлар өчен занятиеләр үткәрелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы һәр яңалыкны да бергәләп өйрәнәләр. Өч дистәдән артык берәмлек техникадан торучы машина паркын да яңар­тып торырга тырышалар транспортчылар. Әле быел гына да район башлыгы Наил Шараповның ярдәме белән "КамАЗ" машинасы кайтартылган. Якын арада лизингка шәһәрара марш­рутта йөрү өчен 36 пасса­жир урынлы чит ил автобу­сы алып кайтырга ниятләп торалар. Укучылар ташу өчен районга кайтарылган 3 автобус янына тагын 5әү кайтырга тиеш. Моннан тыш, халык соравы буенча шәһәрнең кайбер яңа мик­рорайоннарына да авто­бус маршрутлары ачарга ниятлиләр әле. Гел эш диеп рухи якны да онытып җибәрмиләр, әл­бәттә. Мәсәлән, гаиләләре белән бергә җыелышып табигать кочагына ял итәргә чыгуны традициягә керткәннәр алар. Кыска­сы, эшлиләр дә, ял да итә беләләр җәмгыятьтә.


Дуслык   З.Әксанова 2008-07-21 10:09:05

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом