Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕН БИК АҢЛАРЛЫК...

Берәүләр бәхеттә балык суда йөзгән кебек йөзсә, икенчеләр алга бер адым ясауны да бәхеткә санап яши. Бәхетне һәркем үзен­чә аңлый. Ә менә яшәү мәгъ­нәсен әле һәркем дә аң­лый димәс идем. Нәкъ менә шундыйларга  бе­ребезнең дә җиргә болай гына килмәвен аңлату максатыннан, 16 июль көнне райо­­ныбызга ин­де сигезенче тапкыр уз­ды­­рылу­чы автопробег­та катнашучы мөмкинлеге чик­­ле дусларыбыз килеп төштеләр. Аларның төп мак­саты – инвалидлар ара­сында спортны һәм сә­ламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Аларга карап яшәү мәгънәсен тагын да аңлыйсың һәм яшәвең белән ныграк горурлана башлыйсың. Әллә ничә томлы китап укып та яшәү мәгънәсен төшенеп бетеп булмас иде. Ә монда барысы да күз алдында.

Әлеге чарага чакыру алгач, мин куану бе­лән беррәттән бераз ике­лә­неп тә куйдым. Имеш, бер белмәгән, бер күр­мәгән ке­шеләр белән уртак тел таба алырмын ми­кән, районнан берүзем ге­нә булгач, сынатмам ми­­кән, дип шикләндем.Кыз­­ганычка каршы, бу ча­ра­да катнашырга чакы­рылган районыбызның мөм­­кинлеге чикле дус­ла­ры­бызның берсе дә ки­лә ал­маганнар. Ләкин бу шикләрем “Чулпан” ла­герена төшүгә томандай таралып юкка чыкты.Бик озак күрешми торган дуслар сыман аралашып та киттек. Көн кызу булу сәбәпле, кунаклар су кое­нырга теләделәр һәм шул максат белән Күңгәр плотинасына юл тоттык. Кемдер су коенды, кемдер үзе­нең зирәклеген сынап, шаш­ка, шахмат һәм башка уеннарда катнаш­ты. Көннең шулай кичкә авыш­кан мәлендә без кабат ”Чулпан” лагерена кайттык, ял иттек, үзара якыннанрак та­ныштык һәм бик дуслашып киттек. Мине Гордеев фамилияле кешенең, күзләре бөтенләй күрүдән мәх­рүм булып та, шашканы сә­ламәт кешеләргә тиң­дәшсез уйнавы бик нык гаҗәпләндерде. Чир­мешән районыннан кил­гән коляскада гына хә­рәкәтләнүче 27 яшь­лек егетнең турникта 47 тапкыр тартылуы аеруча да таң калдырды. Ә инде данлыклы Пара­лимпия уеннарында 3 тапкыр катнашучы, 4 мәр­тәбә дөнья чемпионы, чаңгы һәм биатлон буенча Европа чемпионатының 6 мәртәбә көмеш призеры Ири­на Полякова бе­лән шәх­­­сән танышу, янәшә уты­рып аның фотоаль­бом­нарын карау, һәр җиңүенең ничек бире­лү­ен тың­лауның ни дәрәҗәдә кызык һәм мавыктыргыч булуын сүзләр белән генә аңла­тып бетерү мөмкин тү­гел.

Кич Сәнгать мәктәбе уку­­­­чылары тарафыннан әзерләнгән концерт бе­­лән дәвам итте. Ку­нак­ларыбызның яр­тысы та­тар телен бел­мә­сә­ләр дә, концертны тын да алмыйча карадылар, бик ка­нәгать калуларын әйт­теләр. Һәрбер чыгышлары истә калырлык булды, концерт бик күңелле үтте.Әле­ге чараның ”Чулпан” ла­геренда узуы балалар өчен дә бик кызыклы һәм гыйб­рәтле.

Соңрак Ирина Поля­ко­ва­ның ку­бок, медальләре һәм мактау граммоталары бе­лән якыннан таныштык. Дөресрәге, бүләкләр­нең биш­тән бер өлеше бе­лән генә, чөнки барысын ­да зур юлга алып чыгарга мөм­кин түгел. Ике яшеннән аяксыз калуына карамастан шушындый уңышларга ире­­шүе күп нәрсә турын­да сөйли. Инвалид дип кенә төшенкелеккә би­рел­мәве, кул кушырып утыр­мавы, кайчандыр үзендә көч табуы аны шушындый зур уңышларга ки­терә. Алар бер тавыштан  районы­быз­дагы мөм­кинлеге чикле ке­шеләрнең бер команда бу­лып җыелып, республи­ка күләмендә узучы ярыш­лар­да катнашуыбызны бик­ тә телиләр.

Җиңү шундук килми, ә кеч­кенә җиңелү һәм җи­ңү­ләрдән килә. Иң мө­һиме – курыкмаска үз-үзеңә ыша­нырга кирәк.

Әлеге чарада катнашу­чы һәркемгә районның Яшь­ләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан әзер­ләнгән истәлекле бү­ләкләр тапшырылды. Ки­ләчәктә кабат очрашырга вәгъ­дәләр бирешеп саубуллаштык. Искиткеч онытылмас хатирәләргә бай бул­­ды әлеге көн.

Ә мин, үз чи­ратымда, районның Яшь­ләр эш­лә­­ре, спорт һәм туризм бү­леге җитәкче­се Җә­ләлетдинова Фә­ри­­дә апа­га һәм миңа әле­ге ча­рада кат­нашу мөм­кинлеген тудырган өчен спорт мәктәбе ди­ректоры Һа­шимов Рөс­тәм абыйга чик­сез рәх­мәтләремне бел­­де­рәм!


Әтнә таңы  Мөнир ШАКИРОВ,Күшәр авылы 2008-07-22 14:40:42

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом