Мондый дәрәҗәле чараның “Кырлай” ширкәте базасында узуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Игенчелек буенча да, терлекчелек буенча да гомер–гомергә әлләни мантый алмаган хуҗалыклар инвестор Габделхәй Кәримов ярдәме белән бүген әйдәп баручылар сафына чыкты. Конкурс узган Яңа Кырлайга гына тукталыйк. Г.Тукай исеме белән бәйле изге урын булганга кунаклар күп килә аңа. Әмма аларны авылның “бу ягында” йөртеп озатырга туры килә иде. Чөнки чатны борылуга икенче тормыш башлана, кыскартып кына әйткәндә, ни юлы, ни сөте, ни ите юк иде.
Соңгы елларда терлек тораклары күзгә күренеп үзгәрде, заман таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерелде. Азыкны да “Делаваль” җайланмалары тарата, эш шартлары күпкә яхшырды. Инде менә ишек төпләренә кадәр асфальт килде, кайчандыр тракторлар да көчкә үтә алган юлдан чүәк киеп тә йөрерлек.
Конкурсны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов ачты. Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров тәбрикләү сүзе белән чыкты. Ул район белән таныштырып үтте, республика күләмендәге шундый мәртәбәле чараның Арчада, бөек Тукай җирендә узуын зур вакыйга дип атады, кунакларга сәламәтлек, конкурста катнашучыларга уңышлар теләде.
Конкурс флагын узган елгы җиңүче, Балтач районының “Смәил” хуҗалыгы технологы Ринат Фәсхетдинов күтәрде. Татарстан Республикасы гимны яңгырый, ярышлар башлануын белдереп мәйдан өстендә флаг җилферди.
Судьялар билгеләнә, жюри рәисе — министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов. Авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү һәм ясалма орлыкландыру буенча идарә начальнигы урынбасары Рөстәм Сәитов ярышларның шартлары белән таныштыра. Ул ике өлештән тора, башта теория, аннан соң практика буенча имтихан тотарга туры киләчәк.
Оештыручылар ярышлар программасын кызыклы, мавыктыргыч итеп төзегән. Конкурсны башлап җибәргәнче кечкенә конкурслар да булып алды. Чистай районының “Галактионов” ширкәтеннән Ольга Солоснюк “Мисс конкурса”, Тукай районының “Алмаз” ширкәтеннән Фәнүзә Рәхмәтуллина “Озын толым”, Әгерҗе районының “Ак Барс–агро” фирмасы ширкәтеннән Ирина Пажбекова “Нечкә бил” призларына лаек булдылар.
Төп конкурс әнә шулай яхшы кәеф белән башланды һәм бу күтәренкелек ахырга кадәр шулай дәвам итте. Хуҗалар кунаклар үзләрен өйләрендәге кебек хис итсен, ярышлар уңышлы үтсен өчен барын да эшләгәннәр иде. Кем әйтмешли, тамак тук, өс бөтен булды. Бүләкләүләр дә Арча Мәдәният йорты сәнгать осталары чыгышлары белән чиратлашып барды. Технологлар ярышканда калган кунаклар хуҗалык белән танышуны дәвам иттеләр. Ә биредә өйрәнер, үрнәк алыр нәрсәләр аз түгел. Витаминлы үләннәр, яфрак, азык көлтәләре эленгән саф һавалы торакларда көр, чиста бозаулар уйнап йөри. Иске Иябаштагы катнаш азык заводы да кызыксыну уятты. Чиста иген басулары соклану тудырды.
Имтиханны иң беренче булып һәм бик тиз тапшырып чыгучы, билгеле инде, кызыксыну уятмый кала алмады. Актаныш районының “Наратлы” ширкәтеннән Фәнис Мәгдәнов икән. Әлеге хезмәтендә 32 ел, шуның дүрт елын француз технологиясе буенча эшли.
— Беренче керә башлаудан шушы технологиягә күчтем, — ди ул. – Нәтиҗәсе яхшы, киләчәк шуныкы.
Фәнис Мәгдәнов, Европа технологиясе буенча 100 балл җыеп, беренчелекне яулады.
Безнең “Кырлай” ширкәтеннән Ингел Закировны пьедесталның икенче баскычында күрү дә күңелле хәл булды. Саба районының ширкәтеннән Рүзәлим Габдрахманов өченче урында.
Харьков технологиясе буенча ярышларда Кукмара, Нурлат, Буа районнары вәкилләре җиңде.
Жюри рәисе Нәҗип Хаҗипов конкурсның яхшы оешканлык белән узуын билгеләп үтте, катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде.
Кире кайт
|