21 ИЮЛЬДә авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе начальнигы Айдар Габбасов Арча сорт сынау участогы базасында хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында һәр хуҗалыкның эшенә анализ ясалды, җитәкчеләр, белгечләр урып–җыю техникасының, ындыр табакларының әзерлеге, терлекчелекнең торышы турында информация ясадылар. Җитешсезлекләрне бетерү турында эшлекле сөйләшү булды.
Соңыннан җитәкчеләр һәм белгечләр сорт сынау участогында игелә торган культураларның торышын карадылар.
ДүШәМБЕ КөННЕ СәГАТЬТәН АРТЫК ТУКТАМЫЙ КОЙГАН ЯШЕНЛЕ, ДАВЫЛЛЫ ЯңГЫР РАЙОНГА ЗУР ХәВЕФ АЛЫП КИЛДЕ. Атнадан артык торган утыз градуслы эсселәрдән соң коеп яуган яңгыр арчалылар өчен чын мәгънәсендә фаҗигагә әйләнде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Арча бүлекчәсендә безгә райондагы иң куркыныч хәлләр турында гына сөйләделәр. Ә бит сынган җиләк–җимеш агачлары, иген басулары һәм башка авыл хуҗалыгы культураларына килгән зыянны әйтеп бетерерлек түгел. Фаҗиганең үзәге, моннан берничә ел элеккеге кебек, Өчиле авыл җирлегенә туры килде. Бу җирлектә урнашкан биш авыл да зыян күрде. Иң күп җимерелүләр Өчиледә. Бу авылдагы Яңа дигән урамда тугыз шәхси хуҗалыкка зыян килә. Давыл кемнеңдер түбәсен алып аткан, ә кемнеңдер лапас, каралты–кураларын җимергән.
Бәла Наласа авылында да 20дән артык хуҗалыкка зыян китергән. Орнашбаш авылында яшен сугып бер йорт һәм аның хуҗалык корылмалары янып беткән. Носы мәктәбе түбәсез калды. Каты җил мәктәпнең 300 квадрат метр мәйдандагы калай түбәсен алып ташлады. Барлык мәктәп милкенә зыян килде. Санаулы минутларда яңгыр астында калган компьютерлар, көнкүреш техникасы, мәктәп җиһазлары яраксыз булды. Табигать көчләре үз артыннан куркыныч эзләр калдырып китте. Бары тик бу афәтләрнең кеше үлеменә сәбәп булмавы гына бераз тынычландыра.
Кире кайт
|