Уңайлы уку залының түгәрәк өстәле артында безнең чал чәчле тарихыбыз әңгәмә кора. Чәй өстәле артында “Татарстан зенитчы кызлары” исемле китапның авторы Асия Фәхрәзиевна белән әңгәмә бара. Ул үзенең фронтташ дусты, сугыш һәм хезмәт ветераны Халисә апа Гафурова янына кайткан.
Китап укучы әлеге әсәрдә авторның һәм аның полкташлары — 379нчы аерым Зенит артиллерия девизионы кызларының шинельле яшьлек хатирәләре белән таныша ала. Һәм болар барысы да “Алтын йөрәк” Татарстан Республикасы хәйрия агарту җәмгыяте оешмасы, “Акме” автоном оешмасы, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе, “Азамат” җәмгыять фонды оешмалары ярдәмендә булдырылды.
Һава оборонасы сугышчылары Бөек Җиңүгә гаять зур өлеш керттеләр. Алар дошманның 7300дән артык самолетын юк итте. Һава оборонасы сугышчыларының дошманны тар–мар итүгә керткән өлешен илебез зур бәяләде. Һәм бу китап та Ватаныбыз азатлыгы өчен барган сугышларда батырлык, кыюлык һәм зур осталык күрсәткән, күгебезне саклаучылар турында.
Бөек Ватан сугышы фронтларында ирләр белән бертигез кулларына корал тотып сугышкан хатын–кызлардан башка бер генә участок, бер генә гаскәр төре булды микән? Сугышта җиңел юл булмый, алар барысы да авырлыклар, тормыш өчен куркынычлар белән тулы.
Асия Фәхрәзиевна үзе әлеге китап өстендә ничек эшләве турында сөйләде. Китапта зенитчыларның сугышчан биографиясе дә, сугыштан соңгы тормышы да урын алган. 379нчы дивизионның ничек оешуы турында сүз булды. Яшь, чибәр, зифа буйлы, төрле холыклы 300 Татарстан кызы. Алар яшь сугышчы курсын үтте: сугышчан Уставны үзләштерде, укчы эше серләренә төшенде, винтовканы тиз арада сүтеп җыярга, аны карап торырга, граната, противогазның төзелешен, алар белән файдаланырга өйрәнде, строевой әзерлек белән шөгыльләнде. Кышкы айлар иде, өйрәтүләрнең очы–кырые юк, туңып, арып бетеп кайта идек.
379нчы дивизион (ОЗАД) тулысынча диярлек Татарстан кызлары һәм егет-ләреннән тора.
Халисә апа Гафурова да истәлекләре белән уртаклашты. Әле күптән түгел генә ул “Казан — Пермь” теплоход сәяхәтендә булып кайтты, тәэсирләре турында әйтеп үтте, дуслары белән бергәләп ял итү, дөнья күрү мөмкинлеге тудырган район хәрби комиссариаты, ветераннар советына рәхмәтләрен җиткерде.
Әйе, вакыт йөгерек су кебек. Сугыш ветераннарының сафлары көннән–көн сирәгәя һәм аларның авыр минутларда файдалана алырлык белемнәрен үзләре белән алып китүләре киләчәк буыннарга карата бер дә дөрес булмас иде.
Әлеге чараны үз эшенең менә дигән белгече Әлфия Галимова алып барды. Ул оста итеп чыгышларны музыкаль паузалар белән аралаштырды. Ветераннар советы рәисе Илдус Сәгъдиевны, хәрби комиссариат вәкиле Рафаэль Мөхәммәтҗанов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча бүлекчәсе өлкән белгечләре Валентина Гаранина, Фоат Нәгыймов, сугыш ветераннары Әфтаф апа Мортазина, Заһид Гаделшин, Шамил Вәлиев, Үзбәк Сабиров, Евгений Степанов, Салих Гарифуллин, Гаяз Нигъмәтҗанов чыгышларын ветераннар зур игътибар һәм хөрмәт белән тыңладылар.
Ветераннарның һәрбер сүзе асылташ бөртекләренә тиң. Аларны үз эчендә бикләп тотмаучыларга зур рәхмәт. Очрашуга шулай ук сугыш ветераны Банат апа Сабирова да килгән иде.
Яшь кызлар сугышка ашкына, алар бөтен уй–теләкләре белән алгы сызыкта була. Һәм 1943 елның 25 мартында 379нчы ОЗАД Көнбатышка юл ала.
Китап 12 бүлектән тора. Анда барысы да: сызлану да, хәвеф тә, курку да, яшәү теләге дә, батырлык та, мәхәббәт тә бар. Китапта ирексездән елмаерга мәҗбүр итә торган урыннар да бар. Бигрәк яшь булган шул алар, җырлар да җырлаганнар, мәхәббәтләрен дә белдергәннәр.
Күпме материал җыйналган! Күпме кызлар язмышы чагылдырылган. Автор китапханәгә дә китабын бүләк итте.
Бик җиңел укыла. Алар ярдәме белән Курск Дугасы кебек сугышларда катнашкан, Украинаны, аның башкаласы Киевны, Венгрияне, Румынияне азат иткән кызлар турында уку кызыклы. Һәм Будапешттан ерак түгел дивизион җиңү хөрмәтенә салютланган.
Кире кайт
|