Ленин урамында урнашкан 1967 елда төзелгән йортта бүген капиталь ремонт бара.
Җылылык системасын, суүткәргечләрен һәм канализацияне алыштыру 2нче июль көнне башланган. Үткән атнада “Бердәм диспетчерлык хезмәте” (БДХ) ЧҖҖ бу йортта эшне тәмамлады. Әлеге предприятие шулай ук Горький урамының 3нче һәм 4нче, Октябрь мәйданының 10нчы йортларын тапшырган. ТКХ идарәче компаниядә әлеге генподрядчы турында дисциплиналы, эшне вакытында төгәлли торган предприятие буларак сөйлиләр. Подвал биналарындагы ремонт аеруча озак барган. Эшчеләрнең сүзләре буенча, анда керү юллары буталчык булу сәбәпле, бу йорт белән аларга шактый мәшәкатьләнергә туры килгән.
“БДХ” ЧҖҖ директоры А.Терновский әледән-әле чыгып торган проблемаларны хәл итүдә район башкарма комитетының һәм шәхсән муниципаль район башлыгының ярдәмен билгеләп үтә.
Йорт буенча өлкән Ф.Исламоратов җылылык торбаларын, суүткәргеч-ләрен һәм канализация системасын алыштыру эшенең тәмамланмавын әйтә – дүрт подъездның икесендә бөтенләй башкарылмаган. А.Терновский сүзләре буенча, сметада каралган акчалар файдаланылып беткән. Эшләр җылылык сезоны башланганчы, халык тарафыннан ай саен капиталь ремонтка түли торган акчага тәмамланачак.
Ике атна элек түбә ремонтлау башланган. Һава торышы яхшы булган очракта аны июль ахырына төгәлләргә җыеналар. Йортта 90 процент бәпкәне һәм рәшәткәләрне алыштырырга кирәк. Аннан соң түбәне дым һәм пар үткәрми торган махсус пленка белән каплаячаклар, өстенә – профнастил. Әлеге эшләр белән алты кешелек бригада мәшгуль. “Комфорт” ЧҖҖ директоры вазыйфасын башкаручы И.Шәрәков сүзләре буенча, алар ышанычлы һәм намуслы егетләр. Йортта яшәүчеләр шуның белән аеруча канәгать: төзүчеләр, түбәне алсалар да, яңгырдан саклану чарасын күргәннәр. Соңгы катта яшәүче Татьяна Сотникова фатирында озак еллар буена түшәмнән яңгыр үткән. Соңгы тапкыр яуган яңгырдан соң ул беренче тапкыр түшәменең коры калуын күргән.
Н.ГӘРӘЕВА.