Бу – “Сәламәтлек” илкүләм проектын тормышка ашыру барышында медицина ярдәмен модернизацияләү, аның сыйфатын яхшыртуга һәм халыкка кулай булуына юнәлгән чараларның берсе генә.
“Сәламәтлек” илкүләм проекты юнәлешләренең берсе – гомуми практика табибларын хәзерләү. Ике ел эчендә 21 гомуми практика табибы, участок терапевты һәм педиатр белемен арттырган. Бу амбулатория-шифаханә ярдәменнән һәркем файдалана алу мөмкинлеген тудыра. Күптән түгел генә шифаханәләрдә регистратураларны реорганизацияләү булды, хәзер амбулатор карточкалар участок табиблары кабинетларында саклана. Бу, беренчедән, регистратуралар янындагы чиратлар проблемасын киметте, икенчедән, гомуми практика яки участок педиатрларына үзләренең участокларында авырулар санын күзәтергә ярдәм итә. Шушы максатлардан чыгып, табибларның кабинетларында күп каналлы телефоннар урнаштыра башлаганнар. Хәзер авырулар өйләреннән чыкмыйча гына, телефон аша приемга язылырга яки консультация алырга мөмкин.
Район һәм шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре ярдәмендә шифаханә бинасы бүлмәләрен гомуми практика табиблары кабинетларына әйләндерү ремонты бара. Хәзер табибларның ике кабинеты булачак: берсе – авырулар кабул итү, икенчесе – төрле манипуляцияләр өчен (ЭКГ төшерү, яра бәйләү, күз күрүен, колак ишетүен һ.б. тикшерү).
Илкүләм проектының профилактик прививкалар календаре кысаларында халыкны өстәмә иммунлаштыру каралган. Баулы район үзәк хастаханәсе 1433 баулылыга В гепатитына, полиомиелитка (11), кызылчага (41), АКДСка (1399), 418 балага кызамыкка һәм эпидпаротитка каршы прививка ясаган. Барлыгы 1 миллион 59 мең сумлык вакцина кайткан. Проект буенча шулай ук ВИЧ-инфекциягә, С һәм В гепатитына 3450 кеше түләүсез тикшерелгән. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында 42 баулылы республика медицина үзәкләрендә югары технологияле ярдәм алганнар. “Сәламәтлек” илкүләм проектын тормышка ашыра башлаганнан алып Баулыга цифрлы флюорограф, 4 берәмлек санитар автотранспорт, 6 каналлы ЭКГ аппараты, күчмә УЗИ аппараты һәм бер фиброгастроэндоскоп кайткан. Быел әлегә яңа җиһазлар бирелмәгән.
Проект буенча каралган өстәмә түләүләр амбулатория-шифаханә звеносы медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрергә мөмкинлек биргән. Әлеге проектны Баулыда тормышка ашыру өчен федераль үзәктән күчерелгән акчаның (7 миллион 228 мең сум) бер өлеше табибларга һәм шәфкать туташларына хезмәт хакын капларга киткән.
Л.ГӘРӘЕВА.