1. Беренче кушымтага нигезләнеп, 2008нче елгы уңышны чыгару буенча оператив төркем булдырырга.
2. Икенче кушымтага нигезләнеп, “ВАМИН Татарстан” ААҖ филиалы “Мамадыш икмәк кабул итү предприятиесе”нә оешмалар автомашиналары белән ашлык чыгару буенча 2008нче елгы уңышны җыю чорына план билгеләргә (килешенү буенча).
3. Әзерләнә торган ашлыкның сыйфатына контроль буенча түбәндәге составта эш төркемен расларга (килешенү буенча): җитәкчесе – Г.Ш.Сәләхов, әгъзалары – Р.Х.Зарипов, Т.М.Семенова.
4. 2008нче елгы уңыш ашлыгын ташу буенча йөк автомашиналары водительләренең ярыш шартларын расларга.
5. Районның орлыкчылык инспекциясе базасында (килешенү буенча) “ВАМИН Татарстан” ААҖ филиалы – “Мамадыш ашлык кабул итү предприятиесе”нә килгән ашлыкның сыйфатын тикшерү буенча бәйсез лаборатория булдырырга.
6. Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән ашлык килү вакытыннан чыгып төркемнең һәм бәйсез лабораториянең эш башлаган вакытын билгеләргә.
7.Муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы С.П.Спиридоновка диспетчерлык төркеме составына, дәүләткә икмәк тапшыру буенча мәгълүмат җыю максатыннан, Л.В.Башлыкованы, З.Г.Ахунҗанованы кертүне, “Чулпан” иминиятләштерү компаниясе директоры Н.П.Ивановка – Т.А.Михайлованы җибәрүне тәкъдим итәргә.
8.Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә транспорт чаралары эшен оештыру һәм бүлү, ындыр табакларында әзерләнгән ашлык турында мәгълүмат бирү һәм аны икмәк кабул итү пунктына озату буенча үзләрендә диспетчерлык төркемнәре булдыруны, аларның тәүлек буе эшен оештыруны тәкъдим итәргә.
9. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ф.Р.Гаяновка 2008нче елгы уңыш ашлыгын ташуда катнашкан йөк машиналары водительләре ярышында җиңүчеләрне бүләкләү өчен акча бүлүне карарга тәкъдим итәргә.
10. “Татмедиа” ААҖнең “Нократ” (“Вятка”) матбугат-мәгълүмат филиалына (В.Ә.Гыйззәтуллина) урып-җыюның барышын, эш оештыруның алдынгы алымнарын газета битләрендә яктыртып баруны тәкъдим итәргә.
11. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары С.И.Плакатновка йөкләргә.
Нократ Р.Г.Кәлимуллин, 2008-07-23 16:31:20
Кире кайт
|