Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Ваемсызлык өчен җәза

Узган атна ахырында оештырылган административ комиссия утырышында да өй каршында төзелеш материаллары, утын өеме, тимер- томыр, машина калдыклары сакланганнарга төзелгән биш протокол каралды. Комиссия карары нигезендә, Җөри авылында яшәүче Николай Вятскийга, Урта Тәкәнештән Гөлнара Әхтәмовага кисәтү ясалды. Җөридән Николай Васильев белән Урта Тәкәнештән Мулланур Яруллинга 100әр, шушы ук авылдан Илдар Төхвәтуллинга 200 сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак.

Экология милициясе бер кимчелекне дә күз уңыннан җибәрми. 25 июнь көнне Мәскәү–Уфа трассасында урнашкан “Путник” ҖЧҖндә тиешле документларсыз балык саткан Рәйсә Гыйлемханова (Новый бистәсеннән) һәм юл кырыенда, ягъни рөхсәт ителмәгән урында балык сату белән шөгыльләнгән Наил Гаянов (Җәнлек совхозыннан) 300әр сум штрафка тартылдылар. Шулай ук 10 июльдә Җөри авылы урамында кием-салым сатып торган өчен Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче шәхси эшмәкәр Нургали Шаһимәрдәновка 500 сум штраф салынды.

Комиссия утырышында Түбән Шүләнгер авыл җирлеге башлыгы Борис Иванов исеменә төзелгән протокол да каралды. Авыл халкының тыкрыкларга, бакча артларына, гомумән, ярамаган урыннарга чүп түгүләре нәтиҗәсендә җирлеккә дә зур күләмдә штраф түләргә туры килергә мөмкин. Дөрес, әлегә комиссия аңа кисәтү генә ясады. Ләкин экология милициясе кабат килгәнче кимчелекләр юк ителмәсә, административ җәза бик кырыс булачак.

Кайвакыт менә шулай авыл халкының ваемсызлыгы, җыйнаксызлыгы өчен бер кеше җавап бирә. Һәркем үз пычрагын үзе җыештырса, андый хәлләр булмас иде.


Нократ  Г.Мөхәммәтҗанова, 2008-07-23 16:35:22

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом