Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение инспекторы Светлана Ткаченко билгеләп үткәнчә, җинаятьчелек дәрәҗәсе элеккечә калган–10 җинаять кылынган, аларда 9 үсмер катнашкан, шуларның 6сы–педучилище, авыл хуҗалыгы техникумы, 1нче мәктәп укучылары.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча бездә 41 үсмер исәптә тора. Подразделение инспекторлары кисәтү эшләре алып баралар, әмма, үсмерләр кылган җинаятьләр һәм хокук бозуларның сәбәбе–ата-аналарның игътибары һәм контроле җитешмәүдә, балаларның хезмәт һәм ял вакытларының тиешенчә оештырылмавында, гаиләләрдәге уңышсызлыклар.
Отчет чорында балигълык яшенә җитмәгән балаларын укыту һәм тәрбияләүдә үз вазыйфаларын тиешенчә башкармаган өчен 88 ата-ана административ җаваплылыкка тартылган, 5есе–ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, 3 бала “Ласточка” социаль приютына урнаштырылган.
Хәзерге вакытта балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениедә уңышсыз саналган 33 гаилә исәптә тора. Аларда 63 бала тәрбияләнә. Комиссиядә шулай ук, мәдәни-күңел ачу үзәгендә уздырыла торган дискотекаларның түбән дәрәҗәдә булуы һәм аларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыручы, начар күренешләрне кисәтүче башка чараларның оештырылмавы билгеләп үтелде.
Бу утырышка бүгенге көндә балалары “Ласточка”да булган ата-аналар да чакырылган иде. Барысы да килмәгәннәр, әмма килүчеләр белән сөйләшүдән аларның яшәү рәвешендә уңай якка үзгәрешләр булмавы, балалары өчен элементар шартлар тудырылмавы ачыкланды. Бер гаиләдә–әтиләре эшсез, эчүен ташларга да уйламый, икенче бер ана комиссиягә сыра эчеп килгән, ә аннан чыгуга, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде... Шатлыктанмы, әллә кайгыданмы? Гадәт буенча, әлбәттә.
Ә менә аларның балалары хакында кем кайгыртырга тиеш икән?
Үсмерләр арасындагы җинаятьчелек балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән эшләүнең яңа ысулларын эзләү, онытылган юлларын һәм алымнарын яңарту турында җитди уйланырга мәҗбүр итә.
Кире кайт
|