Әйе, табигать бик үзенчәлекле. Шуңа күрә дә игенче һәр очракка әзер булырга һәм игенчелектә дә, терлекчелектә дә бар эшне вакытында эшләргә тиеш. Моны белгечләр сөйли. Ә практикада... Урып-җыю башланырга санаулы көннәр калганда “Ушма” һәм “Сабан” хуҗалыкларында үткән семинарда әлеге сорауга ачыклык кертелде кебек. Район кырларында быел йөзләп комбайн эшләргә тиеш (узган ел алар 120дән артык иде). Районда 50 мең гектардан артык бөртеклеләр барлыгын исәпкә алсак, бер комбайнга бишәр йөз гектар туры килә. Урып-җыюны бер айда бетергән очракта һәр комбайн көнгә 18–19 гектар (1,5 норма) бөртеклеләрне җыярга тиеш булачак. Үти алырмы бу бурычны комбайннар, әзерме алар бу җаваплы чорга? Семинарда чыгыш ясаган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инженеры Нәгыйм Нәкыйпов сүзләренә караганда, район хуҗалыкларындагы комбайннарның күбесе төзек түгел. “Сабан”ның биш комбайны бер атна эчендә әзер булачак. “Булат”ның ике “Енисей” һәм бер “Дон”ы ремонтлана, ә бер комбайны быел басу күрмәс, ахрысы. “Семиозерка”да ике комбайннары да әзер. “Игенче”нең өч комбайны әзер, ә дүртенчесендә кеше юк. Әлеге комбайнга утырып эшләргә тиешле мәдәният йорты директоры быел бу эштән баш тарта.
“Албай” хуҗалыгында өч комбайннары да әзер, әмма әлеге хуҗалык кырларындагы икмәкне җыярга читтән дә комбайн ялларга туры киләчәк. “Передовик”, “Үрнәк”, “Чулман”, “Ушма”, “Трудовик” хуҗалыклары комбайннары кырга чыгарга әзер. “Спартак”та өч комбайн ремонтлана, ә берсенең быел парктан чыгасына ышаныч юк, “Мамадыш” хуҗалыгында 12 комбайнның быел җидесе генә кырларга чыгар дип көтелә. “Нократ” агрофирмасында 19 комбайнның өчесе, “Тәкәнеш”тә – 24нең алтысы шулай ук кырлар белән бөтенләйгә саубуллашканнар.
–Әзер дигән комбайннарны тагын бер кат карап чыгарга, – ди семинарда чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Иванов. – Комбайнчылар белән сөйләшергә, түләү шартлары белән таныштырырга, премия, кызыксындыру чаралары турындагы карарларны кулларына тапшырырга кирәк.
–Җыелган икмәкне эшкәртү һәм урнаштыру өчен амбарларны, алардагы техниканы тиз көннәрдә әзерләп бетерергә кирәк, – ди орлыкчылык инспекциясе начальнигы Хәлим Сәләхов.
Бу юнәлештә “Трудовик”, “Сабан”, “Берсут”, “Үрнәк”, “Спартак”, “Игенче хуҗалыклары, “ВАМИН” , “Чулпан”, “Дружба” бүлекчәләре яхшы эшлиләр. Амбарларны агулау, үлчәгечләрне ремонтлауны да якын көннәрдә тәмамларга кирәк. Күп кенә хуҗалыкларда амбарларның түбәләре ярымҗимерек, су үтә.”Яшел Тау” хуҗалыгы узган ел бер, быел икенче амбарларының түбәсен ремонтлады. Башкаларга да бу эшкә алынырга иде.Һәр басуга амбар кенәгәсе булдырырга кирәк. Әлеге кенәгәдә басуның исеме, мәйданы, бөртеклеләрнең исеме, сорты, һәм башка мәгълүматлар языла. Агрономда бөртеклеләрнең сыйфатын, сакланышын тикшереп тору өчен дымлылык үлчәгечләр һәм башка инвентарьлар булырга тиеш. Кайткан икмәкне бер тапкыр гына эшкәртеп (гадәттәгечә 5–6 тапкыр түгел) урнаштыру тәртибен дә планлаштырырга кирәк. “Урып-җыю эшләре башланганчы ук киләсе ел икмәге, ягъни зур уңыш бирердәй, безнең шартларга яраклаштырылган сортлар турында кайгыртырга кирәк. Районда “Трудовик”, “Сабан” хуҗалыклары сортлы орлыклар җитештерү белән шөгыльләнәләр. Тик шуны онытмаска кирәк: хуҗалык үзе җитештергән орлыкны рәсмиләштерергә тиеш, югыйсә ул “сортсыз” дип аталачак.
–Мул уңыш алу өчен төп шартларның берсе: үсемлекләрне вакытында тәрбияләү, – ди семинарда чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсе агрономы Мидхәт Минһаҗев. Ул күрсәткән үсентедә бер генә яфрак та калмаган. Ә бит бодайдагы дүрт яфракның астагысы – 10, астан икенчесе – 15, өченчесе – 25, иң өстәгесе 45 процент уңышны формалаштыра. Бу очракта үсентенең үлеме фунгицидка акча кызганудан килеп чыккан. Бер гектарга 557 сумлык фунгицид, агрегатның эше өчен 23 сум 83 тиен, транспорт өчен 19 сум 20 тиен, хезмәткә 19 сум 50 тиен түләргә кирәк иде. Барысы 619 сум 62 тиен чыгым булса, фунгицид белән эшкәрткәч һәр гектардан биш центнер икмәк артык алыныр иде, ягъни 3000 сумлык, аерма 2380 сум.
“Ушма” хуҗалыгында башланып, Түбән Ушма мәдәният йортында дәвам иткән семинарда да күп сөйләнде уңыш алу серләре турында.
–Азрак эшләп, үзкыйммәтен бик түбән, ягъни бер центнерын 251 сумга да үстереп була икмәкне, шул ук вакытта күп хезмәт керткән участоклардан алган икмәкнең бер центнеры 661 сумга да төшәргә мөмкин, – диде үзенең чыгышында “Россельхоз” берләшмәсенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Таһир Һадеев.
Икмәк үстерүнең тугыз вариантын күрсәтте ул. Орлыкларны чәчәр алдыннан планриз, азотовит һәм бактофосфин белән эшкәрткәндә, вегетация чорында гербицид, планриз; авыруларга каршы планриз; чүп үләннәргә каршы аккурат һәм пума супер 100 кулланганда бер квадрат метрдан 13760 данә бөртек, бер гектардан 41,3 центнер икмәк алып, аның үзкыйммәте 251 сумга кадәр төшәчәк. Уңыш өчен орлыкның күчмә фонды, чәчү срогы һәм үсемлекләрне тәрбияләүнең дә йогынтысы зур. 2009нчы елгы чәчүгә хәзерләнгәндә орлыкның авырлыгына һәм тулылыгына игътибар итәргә кирәк. Чәчү срогы арыш өчен 15нче августтан 1 сентябрьгә кадәр булса, бодай өчен 25нче августтан 5 сентябрьгә кадәр. 10нчы сентябрьдән соң чәчү катгый тыела. Көзен чәчүлекләрне гербицид белән эшкәртергә, корткыч бөҗәкләргә, кар күгәрегенә каршы чаралар күрергә һәм чыдамлылыгын арттыру өчен микроэлементлар кертергә кирәк. Таһир Һадеев шулай ук амбарлар һәм икмәк киптерү техникаларын кабул итү, кайткан икмәкне эшкәртү һәм саклау технологияләре турында да җентекләп сөйләде.
–Бөртеклеләрнең дөрес сакланышына төрле факторлар тәэсир итә: дымлылык, чүплелек, температура, саклагычтагы шартлар һәм саклагыч техникасы. Бөртеклеләрнең дымлылыгы 14 процент булганда, аларны 2,3–3 метрдан биек өймәскә, капчыкларда саклаганда 8 рәттән арттырмаска. Аларның торышын һәрдаим тикшереп торырга кирәк, – диде ул.
–Алда җаваплы чор. Аның беренче ун көнендә ничек эшләсәгез, алга таба да шундый темп сакланачак, сынатмагыз, – диде семинарда катнашкан авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, агрономнар, экономистларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.
Семинарда катнашучылар “Ушма” терлекчелек биналарында, “Сабан” хуҗалыгының борай басуында һәм тәҗрибә участогында да булдылар
Рәсемдә: семинардан күренеш.
И.Максимов фотосы.
Нократ В.Гыйззәтуллина, 2008-07-23 16:38:20
Кире кайт
|