
Муллахан абый 16 яшьтән Бөек Ватан сугышында катнаша. Польша җирләрендә сугышканда, аягы яраланып, Ростов-на-Дону госпиталендә дәвалана. Ярасы зур һәм көчле булу сәбәпле кабат фронтка җибәрелми. Култыкса таягы белән Муллахан абый авылга кайтып 1947нче елдан 1955нче елга кадәр хезмәт куя. Аннары 1956нчы елдан 1986нчы елга кадәр механизатор булып эшли, туган ягыбыз кырларында икмәк игә. Бөек Ватан сугышында алган медальләр һәм Октябрь революциясе ордены янына 1986нчы елда алдынгы механизатор Мәскәүдән авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсеннән бронза медаль алып кайта. Шәмсия апа олы гаиләне кайгырту белән бергә урман кисүдә дә, колхоз кырларында гектар-гектар борчак чабу, бәрәңге-чөгендер эшкәртү кебек эшләрнең барысында да катнаша. Балалары да үзләре кебек тырыш һәм уңган аларның. Гөлзифа апа озак еллар буе Көек-Ерыкса урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде, хәзер дә хезмәтен дәвам итә. 2нче кызлары Гөлнур апа–социаль хезмәткәр. Уллары Гыйлемхан, Мәлик, Галимҗан–тракторчы-шофер, Нияз–мөгаллим һөнәрен сайлаган. Мәгъдүдә – район үзәк хастаханәсендә, Фирдәүсә – төзелештә, Гөлфинур – АТПда, Әлфира–“КамАЗ”да, Гөлфира авылда фермада эшли. Шәмсия апа белән Муллахан абый бәхетле яшиләр, кайгыларын да, шатлыкларын да, балалары, оныклары белән уртаклашалар.
Нократ М.Хаффазова. 2008-07-23 16:42:54
Кире кайт
|
|
|