Миңа әнием бик кадерле. Ул минем киңәшчем, сердәшчем һәм иптәшем. Һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы әнием, Мөнирә Минияз кызы, унбиш ел инде баш бухгалтер ярдәмчесе булып эшли. Җир йөзендәге иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә ия булган бухгалтерга, җәйге ялы вакытында да бәрәңге һәм чөгендер басуларында эшләргә, фермаларга да барырга туры килә. Әниемнең тәмле ашлары телеңне йотарлык, йомшак сүзе нур өстенә нур өсти. Кич белән эштән арып кайткач та ул ял итәргә ашыгып тормый, безгә дәрес әзерләргә булыша. Әнием җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләргә дә вакыт таба. Безне – нарасыйларын һәр яктан булдыклы, гадел итеп күрергә теләү өметләре анда чиксез зур. Әнием өч баласы өчен ана гына түгел, әтиебез өчен тормыш иптәше дә ул. Алар бер-берсен аңлап яшиләр. Иңнәрен иңгә терәп, безне кеше итәр өчен тырышалар.
Әтием – Ильяс Минияз улы минем иң зур горурлыгым. Ул умартачы булып эшли. Бабамның һөнәрен сайлады. Үз эшен бик яратып, намус белән башкара. Урманның саф, чиста һавасы аның эшенә илһам бирә, ләззәт өсти. Ул күп вакытын йорттан читтә, хезмәттә, умарталыкта үткәрә. Әнием белән берлектә таш йорт җиткерделәр. Аллага шөкер, тормыштан канәгать булып, зарланмыйча, ямь табып яшиләр. Эшендә дә һәрчак алдынгылардан санала. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүләре әти-әниемнең эш нәтиҗәсен күрсәтеп тора.
Әбиемнең бөтен битен җыерчыклар басса да, нуры җуелмаган әле; күңел күзе дөнья сулышын тоярга булыша; чәчләренә чал төшсә дә, хәтере әле бөтенесен дә истә тота. Ходай аңа балаларына гына түгел, оныкларына һәм оныкчыкларына да тормышның матурлыгын, ямен тоеп яшәргә өйрәтү өчен озын гомер биргәндер. Әбием гомер буе колхозда алдынгы сыер савучы булып эшләгән. Әбием шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Ул һәркөнне нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый, өчпочмак, бәлешләрне бик яратып ашыйбыз. Гөбәдияне тәмле итеп бары тик ул гына пешерәдер. Ә чәй эчкәндә дәү әни безгә тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.
Ә бабам авылыбызда алдынгы умартачы булган, хәзерге көндә дә хуҗалыгыбызда умарта асрый. Ул һәр эшкә сабырлык, тәвәккәллек белән тотына һәм башкарып чыга. Ул ясаган матур, зәвыклы урындыклар, өстәлләр, тәрәзә рамнары, көянтәләр авылыбызда һәр кешедә диярлек. Ул салган өйләр авылның яме булып торалар. Үзләре кебек тырыш, хезмәттән тәм табып яшәүче балалары бүгенге көндә һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, әти-әниләрен хөрмәт итеп яшиләр.
Нократ И.Миннегалиев. 2008-07-23 16:45:08
Кире кайт
|