Рәйхат белән Нурсинә Мәлем авылына Аксубай районыннан күчеп кайталар. Икесе дә иманлы кеше буларак, Рәйхат абый мәчеттә мулла вазыйфаларын башкара, ә Нурсинә апа хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә.
Уллары Марат та тиздән үсеп җитә һәм Нәсимәгә өйләнә, оныклары Ләйсән туа. Аралары яхшы кебек тоелса да, Нәсимә авыл кешеләренә кайнанасы турында: “Балага бер кәнфит тә алып кайтмый бит ул”, – дия торган булган. Марат исә хатынына да, әнисенә дә каршы дәшми. Яшьләрнең тормышлары җимерелә.
Озак та үтми, өйдә Венера исемле килен пәйда була. Анысы уңган, тырыш, өстәвенә чибәр, үз-үзен карый торган хатын, үзе белән ияреп килгән малае Камиле дә бар. Анысы мәктәптә укып йөри. Тик ул да Маратка хыянәт итә, дип сөйләделәр. Аннан соң аягын кистереп, авырып яткан Рәйхат абый да дөнья куйды. Берничә еллар үткәч, Марат яңадан өйләнде. Рәсимә -иреннән аерылган, 2 бала анасы иде. Авылда шәфкать туташы булып эшкә урнашты. Тыштан караганда бик ягымлы, мөлаемга охшаган.
Хуҗалык эшләре тулысынча Марат өстенә күчте. Кыр эшләре чорында басуда булса, кыш көннәрендә таксист булып эшләде. Хәтта сыерларын да Рәсимә түгел, ә Марат сава, дип сөйләде күршеләре. Тора-бара яшәү шартлары яхшырды, уртак балалары Илгиз туды. Рәсимәнең малае шәһәрдә әбисендә яшәсә; кызы Лилия авылда укыды.
Тату тормыш белән яши башлаган гаиләдә кинәттән килен белән кайнана арасында ызгыш-талашлар башланды. Ә Марат исә элеккечә үзен ир-атларча тотмады.
Рәсимәнең машина йөртү таныклыгы булганга, иренең машинасын сорамыйча утырып, шәһәргә әнисе янына китә башлады. Кайнана баланы карамый, дип зарланса да, Илгиз әбисе белән үсте..
Ничә килен килде барысы да кайнананың саранлыгыннан зарландылар. Әйе, Нурсинә апаның бу гадәте бөтен авылга билгеле шул.
Ире, кайнанасы белән аралары бозылган Рәсимә, аерым бүлмәдә яши башлады. Үзе ашарга пешерә дә ашый, телевизорын да шунда гына карый. Ә бер көнне Нурсинә апаның сауган сөтен бәдрәфкә түгеп, чиләген шунда каплаган, каршы әйткәч, пычак белән аткан, бу хәлләрне ишеткән авыл җирлеге җитәкчеләре киленне җыелышка чакырганнар. “Ник пычак күтәрәсең?”– дигән сорауга, ул “тимәде бит әле”, –дип җавап кайтарган.
Килен һаман берүзе бер бүлмәдә яши, хәзер аны өйләнгән ир белән йөри дип сөйлиләр.
Кичләрен Илгиз әбисенең “сериалы” барганда “денди” уенын уйный, ә Нурсинә апа хәсрәт тулы җанын кайда куярга белми урамга чыгып китә.
Алда ниләр күрер аның газиз башлары?
Нократ Раушания Сибатова, 2008-07-23 16:47:20
Кире кайт
|