Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Бөтен күңелең белән иман китерү шарт

–Хатын-кыз исламда нинди урын тота?

–Иң беренче шуны билгеләргә кирәк, ислам хатын-кызның хокукларын чикләми, киресенчә, аңа һәр өлкәдә сайлау иреге куя. Әгәр ул үз эше, шөгыле, бизнесы белән шөгыльләнергә яки дәүләт эшендә эшләргә тели икән, үзенең ире белән килешкән очракта боларның барысы белән дә шөгыльләнә ала. Үзе эшләп алган акчаларны бары тик үзенә генә яки үзе теләгәнчә тота ала. Ә аның ире, киресенчә, гаиләсен тулысынча тәэмин итәргә, үзе эшләп алган акчаларны хатынын, балаларын тәэмин итүгә тотарга тиеш.

Ир-аттан нәфисрәк һәм көчсезрәк булганга күрә ислам хатын-кызны нәкъ менә хатын-кыз итеп таный белә. Ислам хатын-кызны үз баласын яклый белүче үрнәк әни, гаиләдә ямьле һәм җылы атмосфера саклый белүче ир хатыны булырга өйрәтә.

–Кешенең нинди гөнаһлары Аллаһы Тәгалә тарафыннан гафу ителми?

–Ширек кылу, ягъни Аллаһы Тәгаләне башкалар белән тигез күрү иң зур гөнаһ санала. Без Аллаһы Тәгаләнең бар һәм берлеген аңларга тиеш.

–Ничек мөселман булырга һәм моның өчен ниләр эшләргә кирәк?

–Ислам биш баганадан төзелә: Аллаһы Тәгаләнең бар һәм берлегенә, аннан башка бүтән тәңре булмавына ышану; биш вакыт намаз уку; сәламәтлек һәм финанс мөмкинлеге булса, Мәккәгә хаҗ кылу; мөмкинлегең булса, ярлыларга зякать кылу; изге Рамазан аенда ураза тоту. Мөселман булу өчен сүздә генә түгел, бөтен йөрәгең белән иман китерү кирәк.

–Исламны өйрәнү һәм биш вакыт намаз укуга никадәр җаваплы карарга?

–Аллаһы Тәгалә: “Белүчеләр белән белмәүчеләр тигез түгел”, – дигән, ягъни берәүләр икенчеләрдән өстенрәк торалар. Исламны кечкенәдән өйрәнергә кирәк. Әгәр кешенең белеме булмаса, аны шайтан туры юлдан яздырып начар гадәтләргә юллаячак. Бөтен намазларны укыган кебек үк белемле булу – мөселманга фарыз гамәл булып тора. Намаз укуга җаваплы карарга һәм бик уяу булырга кирәк. Намазны үзең Ходай Тәгаләне күргән кебек укырга кирәк, әгәр син Аны күрмәсәң, Ул сине күрә.


Нократ  З.Сайманова, 2008-07-23 16:48:54

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом