Якташыбызның яңа китабы
Якташыбыз – шагыйрь һәм прозаик, республиканың «Мәгариф» нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлиев күптән түгел үзенең 55 яшьлеген билгеләп үткән иде. Инде менә юбилей бүләге сыман типография табасыннан аның яңа гына тагын бер китабы «төште». Ул «Визитная карточка» дип атала. Китапта якташыбыз үзе дә шуның эчендә кайнаган бүгенге әдәбият, сәнгать, нәшрият турында кызыклы темалар күтәрә.
Тарихчыга – мактау кәгазе
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз Дамир Галимҗанов Әлки муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы һәм Кол Шәриф мәчесе сурәтләнгән картина белән бүләкләнде. Тарих һәм археология белән кызыксынучы Дамир Галимҗанов борынгы Борнай шәһәрчеге урынын ачыклау, тарихын барлау өчен янып йөри. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кул куйган әлеге грамотада «Әлки муниципаль районында тарихи мирасны саклау һәм үстерүгә зур шәхси өлеш керткәне өчен», дигән сүзләр бар.
Пенсионерларга – матди ярдәм
Россия Пенсия фонды субсидияләре хисабына картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучы эшләмәүче пенсионерларга адреслы социаль ярдәм күрсәтелә. Ул елына бер тапкыр гына тиеш. Быел барлык өстәмәләрен дә кушып санаганда айлык пенсияләре 4 мең сумнан артмаган пенсионерларга газ плитәләрен һәм казаннары бирелгән. Безнең районда яшәүче 92 пенсионерга 5100 сумлык газ плитәләре, 13 пенсионерга 7500 сумлык газ казаннары таратканнар.
Сатуга да кала
Яңа Салман урта мәктәбе коллективы укучыларның кайнар туклануын тәэмин итү өчен азык-төлек, яшелчәләр булдыру турында алдан кайгырта. Мәктәп яны участогы ярты гектар мәйдан били, һәм шушы бакчада укытучылар, техник хезмәткәрләр, өлкән сыйныф укучылары көче белән яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә. Быел уңыш бик әйбәт, җиләк-җимеш хәтта кирәгеннән артык өлгергән. Шуңа күрә аның бер өлешен сатып акча эшләгәннәр (карлыганнан 7500 сум табыш алганнар). Көзен 30 сутый мәйданда җир җиләге утыртырга исәпләп торалар. Мини-фермаларында исә бер баш үгез, 5 сарык, 150 баш бройлер чебеш үстерәләр. Терлекләр өчен 5 тонна печән хәзерләнгән.
Караклар тик ятмый
Эчке эшләр бүлегеннән алынган районда оператив хәлнең торышы турындагы белешмәдән аңлашылганча, соңгы ике атнада 11 җинаять эше кузгатылган, 7 җинаять ачылган.
Кызганычка каршы, райондашлар арасында караклык, хулиганлык кебек шөгыльләрдән тайчанмаучылар да бар. Әйтик, 1 июльгә каршы төндә Иске Камкада яшәүче Гатауллин хуҗалыгыннан ике атны урлап китәләр. Каракларны әле дә эзлиләр. Яңа Салманда яшәүче Садыйков хуҗалыгыннан «ЗИЛ» автомобилен урлаучыны исә кайнар эздән барып тоталар. Түбән Әлморзада ике егет иптәшләрен кыйнаган. Хлебодаровка авылының иркен урамында яшел чирәм утлап йөргән бозауны да билгесез адәмнәр урлап алып китә. Шулай ук кәрәзле телефон урлау, кызган баштан бер-берсен тукмау кебек очраклар да булгалап тора.
Машиналар бәрелешә
7-11 июль көннәрендә юл куркынычсызлыгы инспекторлары 5 юл-транспорт һәлакәтен теркиләр. Мәсәлән, 7 июльдә Чуаш Борнае авылы янында «Ока» белән «алтылы» «Жигули» бәрелешә. 11 июльдә Базарлы Матактагы «Транзит» кибете янында хуҗасы үзенең «Дэу» машинасы белән бәрелеп, матур автомобиленә зыян китерә. Ә менә шул ук кшнне «унлы» «Жигули» белән «УАЗ-3303» бәрелешендә пассажир хатын-кызның сәламәтлегенә зыян китерелгән.
Төзелеш бүлегенә чакыралар
«Авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучыларны тиз арада төзелеш бүлегендә (авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы, икенче кат) көтәләр. Бүлек 8.00-17.00 сәгатьләрьләрдә эшли.
Документларын 2008 елда тапшыручылар җиргә хокукны билгеләүче документларын (арендалау турында килешү, хокукны теркәү турында таныклык) алып килергә тиешләр. Моны эшләмәүчеләр исемлектән төшереп калдырылалар.
Кире кайт
|