Сәгыйть – Мәрдиевләр нәселендә башлап игенче һөнәрен сайлаучы. Мәктәптә укыганда ул факультатив дәрес буларак укытылган, үзләренчә «Трактор» дип аталган фәнне бик яратып тирәнтен үзләштерә һәм өченче класслы тракторчы-машинист таныклыгын аңа аттестат белән бергә бирәләр.
Ул тәвәккәлләп комбайнга утыра. Шактый ук иске техника белән күпне күргән өлкән хезмәттәшләрен куып җитә алмаса да, теоретик белемен ныгытырга ярап куя ул.
Чирек гасырга якын дәвердә төрле һава шартларында эшләргә туры килә аңа. Яңгырлы уракта чиләнеп, корылыклы елларда бункерны тутыру өчен басуны берничә кат ураулар да, уттай кызу эш өстендә комбайны ватылып, аны төннәр буе ремонтлап чыгулар да биздерми яраткан һөнәреннән Сәгыйтьне.
Ә бит аның кебек уңган, авырлыклар алдында югалып калмаучы, эш сөючән егетне теләсә кайда кочак җәеп каршы алган булырлар иде. Әмма С.Мәрдиев үз һөнәренә тугрылыклы булып кала. Бүген инде ул гомерен комбайн штурвалы артында уздырган хезмәттәше атаклы комбайнчы Касыйм Хәмзин кебекләр белән иңгә-иң торып, ярыш алдынгыларына тигезләнеп эшли. Узган елгы хезмәт нәтиҗәләре буенча алдынгылар белән беррәттән Сәгыйть Мәрдиев тә кыйммәтле бүләккә – тузан суырткычка лаек булган.
Быел да сынатыр исәбе юк уңган комбайнчының. Дүртенче сезон эшләячәк «Лексион»ын ул бик җентекләп ремонтлады. Инде менә бүген-иртәгә басуга – уракка төшәчәкләр. Меңнәрчә гектар иген кырлары көтә комбайнчыларны. Сәгыйть тә урып-җыюның игенче өчен олы имтихан булуын яхшы аңлый. Инде шактый тәҗрибә туплаган комбайнчы чираттагы имтиханда да сынатмаячагына ышана.
Кире кайт
|