Капиталь ремонт программасы буенча, әлеге йортларның түбәсен, подъездлардагы электр җиһазларын ремонтлау, берсендә канализация, икенчесендә су линиясен алыштыру планлаштырылган булган. Түбәне алыштыру буенча эшләрнең яртысы башкарылган инде. Электр җиһазлары белән бәйле эшләрне дә төгәлләп киләләр, монтажлап бетерү генә калган.
Ленин урамындагы 19 нчы йортта канализация системасын алыштыру бара. Стояклар, астагы җиһазлар ремонтлана, тишек-тошык ямала. 17 нче йортта исә су линиясе яңа булачак. Монда да стояктан алып, исәп-хисап счетчигына кадәр яңартылачак.
– Халык канәгатьме соң? – дигән соравыма предприятиенең баш инженеры Илшат Вилданов:
– Алар бу ремонтны әллә кайчаннан бирле көтте инде, – дип җавап бирде. – Түбәләреннән су агып, подвалдагы дымлылыктан күпме азапландылар. Шуңа да фатирларына кертергә каршы килүчеләр, эшне тоткарлаучылар юк.
Кире кайт
|