Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Нәтиҗәле эшләр башкарыла

– Тротуарларга плитәләр түшәү буенча күләмле эш башладык. Сер түгел, тротуарларыбыз тузган, җәяү йөрергә дә, бала арбасы белән йөрергә дә авырлашты. Аларның күптән ремонт эшләре күргәне юк. Әлегә планыбызга Ленинградская – Кутузов урамы кисешкән урыннан алып Ленин мәйданына, Тукай урамыннан шулай ук Ленин мәйданына кадәр, Шашин проспектын, Ленинградская-Кутузов урамнары чатларын, Ленинградская-Крупская урамнары кисешкән урыннан алып мәйданга кадәр, мәйданнан алып Ленин проспектына һәм Җиңүнең 50 еллыгы проспектына кадәр плитә түшәү кертелгән. Ремонт эшләрен “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыяте башкара. Алар белән бергә подрядчы оешмалар да эшли. Тротуарларны төзекләндерү эшләре 25 августта тәмамланырга тиеш, - диде ул.

Әлеге сорауга ачыклык кертеп, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыятенең производство һәм техник хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Галина Ефимова түбәндәгеләрне аңлатып үтте.

– Плитәләр түшәү буенча яллы бригадалар эшли. Әлегә шундый өч бригада хезмәт күрсәтә. Аның беренчесе Ленинградская урамында Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсеннән башлап, “Шифа” кибетенә кадәр эшләп төшә, аларга каршы икенче бригада менә. Икенче бригаданың участогы Ленинградская – Краснокамская урамнары кисешкән урыннан башлана. Өченче бригада шулай ук Ленинградская урамында плитә түшәп бара.

Бригадалар тротуарларга плитә генә түгел, ә асфальт та җәяләр. Бу эшләр хәзерге вакытта Кутузов урамында, 11 нче гимназия тирәсендә башкарыла. 25 нче кварталда асфальт җәю эшләре тәмамланды.

Эш өчен материалларны үзебез сатып алабыз. Чуерташны Яр Чаллының “Гравзавод”ыннан алып кайталар, моннан тыш битум кайтартабыз һәм башкалар.

Гомумән, эшебез бик күп булса да, күпчелек җирдә инде тәмамлану алдында тора ул. Күмәк көчләр белән башкарылган эшләр нәтиҗәле булыр дигән өметебез зурдан, - ди Галина Викторовна.

Ленин мәйданындагы “Шифа” кибете территориясендә исә шәхси эшмәкәрләр плитә түшәү эшләре алып бара. Мастерлары Ашот Воганесян җитәкчелегендәге әлеге бригадада 5 хезмәткәр эшли. Ленин проспекты белән Тукай урамы кисешкән урыннан алып Ленинградскаяда урнашкан “Шифа” кибетенең алдын матурлыйлар алар. Аның җитәкчелегендәге тагын ике бригада 20 ләп кешене берләштерә. Берсе Ленинградская урамы 45 нче йортның фасады алдыннан алып базарга кадәр төшсә, икенче бригада Куйбышев урамындагы “Реал” кибете территориясендә эшли.

Кыскасы, шәһәребез юллары кварталлап төзекләндерелә. Тиздән ремонт тәмамланып, танымаслык та булып үзгәрер ул.

 

 


Заман сулышы  2008-07-24 14:58:25

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом