Бөтен республикадагы кебек үк, Баулы районында да хезмәт хакларын рәсми булмаган юл белән түләүне кисәтү һәм аның күләмен арттыру буенча чаралар күрелә. Белгечләр фикеренчә, әгәр дә ул минималь хезмәт хакыннан түбән икән, бу инде хезмәткә “конвертлап” түләүне аңлата.
Салымнарда “экономияләү” нәрсәгә китерә?
Федераль салым инспекциясенең ТР буенча 15нче районара инспекциясе (МРИ ФНС ≤15) мәгълүматлары буенча, гражданнар аларга “кайнар линия” телефоннары аша “конвертлы” түләү мәсьәләсе белән еш мөрәҗәгать итә икән. Алынган мәгълүматлар, мәсәлән, эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәүсез алып баручыларны, эш хакларын хезмәт килешүен рәсмиләштермичә түләүчеләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Салымчылар, мондый кешеләрне административ җаваплылыкка тарту өчен, материалларны тиешле органнарга тапшыралар. Рәсми рәвештә “минималка” алучы хезмәткәрнең, эш бирүче белән килешеп, салым кагылмый торган күләмдә берничәшәр мең сумлык “өстәмә” алган очраклар да билгеле. “Экономия” ысулын кулланучы оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең исемлеген ачыкларга ярдәм итүче махсус программа эшләнгән. Бу исемлекләр салым тикшерүләре үткәрү өчен файдаланыла, ә “конвертлы” исәп-хисап ясаучыларга карата салымнар, штрафлар һәм пеня кулланыла. Мәсәлән, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 15нче районара инспекциясе шул максаттан 120гә якын оешманы һәм 267 шәхси эшмәкәрне тикшергән, нәтиҗәдә 113 млн. сумлык өстәмә салым эзләп табылган. Оешмалар буенча дүрт һәм шәхси эшмәкәрләр буенча сигез очракта табышны яшерү һәм “конвертлы” схемаларны куллану фактлары исбатланган, шул рәвешле бюджетка 604 (оешмалардан) һәм 57 мең сум (шәхси эшмәкәрләрдән) өстәмә акча кергән.
"Соры" хезмәт базары – контрольдә
"Соры" хезмәт базары, шул исәптән “конвертлы” түләү мәсьәләләре белән Баулыда тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия шөгыльләнә, аның составына салым хезмәте, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, Пенсия фонды идарәсе, милиция, прокуратура һәм башка оешмалар вәкилләре керә. 2008 елның беренче яртыеллыгында, мәсәлән, комиссия тарафыннан хезмәт хакларын яшәү минимумыннан түбәнрәк түләүче Баулы предприятиеләрендә һәм шәхси эшмәкәрләр арасында 10 тикшерү үткәрелгән. Комиссия утырышларында хисап биргәннән соң, җитәкчеләр, гадәттә, үз хезмәткәрләренең эш хаклары күләмнәрен кабаттан карап чыгып, яңа штат расписаниеләре төзиләр. Узган чорда районда хезмәт хакы күләме минималь яшәү минимумыннан түбән булган (3783 сум) 7 предприятие ачыкланган.
Хезмәт хакларын легальләштерү безнең гомуми тормыш дәрәҗәбезне күтәрүдә әһәмиятле чыганак булып тора һәм бу эштә дәүләт органнары һәм җирле үзидарәләр генә түгел, ә шулай ук аерым гражданнар да катнашырга тиеш. Хезмәткә “конвертлы” түләү ысулына чик куелырга тиеш. Дәүләт бүген һәрбер кешедән Пенсия һәм социаль фондларга барлык салымнарны түләүне һәм акча күчерүләрне тулы күләмдә башкаруны таләп итәргә хокуклы, чөнки ул хезмәт хаклары буенча бурычларны бетерүдәге үз йөкләмәсен тулысынча үтәде. Соңгы елларда хезмәт хаклары буенча бурычлар күзгә ташланырдай проблема булудан туктады. Хәзер инде күпләребез талон, бартер системасын, әллә ничәшәр ай буена хезмәт хаклары тоткарланып килгән заманнарны уен-көлке белән генә искә ала.
“Конвертлы” түләүнең социаль ягы
“Конвертлы” түләү барыннан да ешрак сәүдә, хезмәт күрсәтү, төзелеш һәм транспорт, кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә очрый. Әгәр дә теге яки бу коллективның күпчелек хезмәткәрләре рәсми хезмәт хакын (ведомость буенча) закон тарафыннан билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләме дәрәҗәсендә ала икән, бу да “конвертлы” түләүнең беренче билгесе булып санала. Сүз дә юк, мондый фактларны исбатлау җиңел түгел. Моның өчен тиешле финанс документлары һәм хезмәткәрләрнең күрсәтүләре кирәк. Проблеманың социаль ягы конверттагы хезмәт хакының картлыкта пенсияне алып бетермәүгә китерүеннән гыйбарәт. Әгәр дә хезмәткәр авырып китсә, ул вакытлыча эшкә яраксызлык буенча тиешле пособиене дә ала алмаячак, хезмәт хакы турындагы белешмә (документлар буенча) ссуда алырга да, кредитка нәрсә дә булса юнәтергә, торак һәм социаль проблемаларны хәл итәргә дә мөмкинлек бирмәячәк.
Шуңа күрә социаль гарантияләр турында кайгырту, беренче чиратта, хезмәткә түләүнең мондый ысулы белән ризалашучы кешеләрнең үз өстенә төшә. Чөнки хезмәт хакының бер өлешенең “конвертта” биреләчәге турында алар, кагыйдә буларак, эшкә кабул иткән чагында кисәтеләләр. Ләкин кешеләр еш кына хезмәт хакының ничек биреләчәге турында түгел, ә аның күләме турында уйлыйлар.
С.СИТДЫЙКОВА.
Кире кайт
|