Ул районда икенче ел рәттән уздырыла. Хәйрия елында старт алган акция Гаилә елында тагын да колач җәер. Аның максаты — аз керемле, күп балалы (гаиләдә биштән артык укучы бала тәрбияләнгән очракта), инвалид балалар булган гаиләләрдән беренче класска баручыларга булышу.
Быел районда 606 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Һәр бала өчен беренче сентябрь ул үзенчәлекле, күңелләрдә онытылмаслык итеп уелып кала торган вакыйга. Мәктәп партасы артында сабыйны яңа ачышлар, аңа әлегә кадәр таныш булмаган мәктәп тормышы көтә. Шуңа күрә дә, беренче тапкыр чыңлаган кыңгырау да, укытучылар, классташларның елмаюлары да, зур чәчәк бәйләмнәре дә, матур яңа форма белән портфель дә баланың күңелендә истәлекле хатирә булып калырга тиеш.
Кызганыч, районда әле авыр хәлле, мохтаҗ гаиләләр дә бар. Мондый балаларга әти–әниләре ни яңа мәктәп формасы, ни китап–дәфтәр сатып ала алмый. Ә бит бала кызыга, бүтәннәрдән күрә. Шуның өчен “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясен уздыручылар да сабыйларга булышлык күрсәтүдә күп көч куячаклар. Бу чорда районда төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен сәүдә үзәкләрендә махсус әрҗәләр урнаштырыла, мәктәп кирәк–яракларын сату нокталарында да дәфтәр, буяу, карандашлар җыю өчен махсус тартмалар куела. Сабыйларга куанычлы сентябрь бүләк итәргә теләүчеләр өчен Мәрхәмәтлек үзәге бинасында, үзәк китапханәдә һәм аның барлык филиалларында мәктәп җиһазлары, кирәк–яраклар кабул итү пунктлары эшләячәк. Хәйрия дискотекалары, концертлар да оештырылачак.
Бу акциягә һәрбер оешма җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы, һәр кешесе үзенең өлешен кертер, дип ышанабыз. Бергә булганда без аз керемле, күп балалы яки инвалид бала булган гаиләләргә тиешле ярдәм күрсәтә алырбыз, балалар да үзләрен нәүмиз хис итмәсләр.
Кире кайт
|