Бүген Яңа Кенәрдә икеләтә бәйрәм. Халык көне буе кызу кояш астында хуҗалык бүлеп биргән печәнне җыйды. Бар да канәгать: әйбәт вакытта җитәрлек күләмдә тупланды. Эшләрне тәмамлагач кояшта янган яше–карты мәдәният йорты янындагы мәйданга җыйналды.
Бераз читтәрәк яшьләр мини–футбол уйный, кемдер сусауны басар өчен эчемлекләр тәкъдим итә, шунда ук шашлык кыздыралар. Һәркемгә җаны теләгән сый белән сыйланырга мөмкинлек бар иде. Әлеге чара үткәрелергә 10 көн кала ук бу турыда белдерүләр эленде, радиодан игълан ителде.
“Син минем һәрчак исемдә, яшьлегем, туган ягым” дигән ял кичәсен кереш сүз белән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең районда иң әйбәт башлангыч оешмасы секретаре Җәүдәт Галимуллин ачып җибәрде. Һәм...бәйрәм башланды. Халык уеннары үзешчән артистлар чыгышлары белән аралашты. Иң яшь башкаручы Гөлчәчәк Мөхәммәтгалиева үзенә багышлап абыйсы Рәдис һәм әнисе язган җырны башкарды. Азалия Рамазанова — “Арча ягы, данлы Тукай ягы” конкурсы дипломанты, “Арча сандугачы”, “Созвездие — Йолдызлык – 2007” конкурслары лауреаты. Авылның балкып килүче йолдызчыгы. Барысы да әйбәт җырлый, үз–үзләрен иркен тоталар.
Әлеге чара Гаилә елына багышланган иде. Быел 12 бала дөньяга килде. Шуларның 4се — малайлар, калганнары – кызлар. Әлеге сабыйлар туган гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.
Авыл китапханәсе мөдире Лилия Фәйзрахманова да буш кул белән килмәгән. Мәйдан үзәгенә, беренче чиратта, башлангыч сыйныф балалары арасыннан иң күп китап укучылар — беренче сыйныфтан Рифкать Хуҗиев һәм Энҗе Фәйзрахманова, икенче сыйныфтан Рәмзия Шаһимәрдәнова һәм Гөлфия Вәлиуллина чакырылды. Биредә китапханәгә гаилә-ләре белән йөриләр. “Иң күп укучы гаилә” булып Сафиннар һәм Шакировлар танылды. “Иң өлкән китап укучы” — Роза Яруллина, Сәлимә Әхмәдуллина. Аларга да бүләкләр тапшырылды.
Ә шушы ук мизгелләрдә балалар бәйләгән күз белән уенчыклар кисә, чүлмәк вата, аркан тартыша. Мәйдан тирәли сулы чиләк–көянтә белән йөгерүчеләр дә табылды.
Айсинә Гайнуллина, Роза Шакирҗанова, Марат Сә-лахов, Гөлчәчәк Закиро- ва, Алмаз Фәйзрахманов, Надил Шакирҗанов тамашачыларны сихри тавышлары белән әсир иттеләр.
Әниле–кызлы Гөлсинә һәм Алсу Акбитовалар — кунакка кайткан кешеләр, шулай да авыл халкын шатландырырга уйлаганнар. Алсу сокландыргыч итеп җырлый, ә Гөлсинә тамашачыларга җыр да, бию дә бүләк итте.
Гаилә елы уңаеннан районда “Ныклы гаилә, бердәм ил” конкурсы үткәрелде. Яңа Ашыт авылыннан Рәүповлар гаиләсе, әлеге конкурс кысаларында лауреат исеменә лаек булып, җиңүгә иреште. Авыл җирлеге исеменнән аларга бүләк тапшырылды. Рәүповлар гаиләсе үзе бер концерт күрсәтте. Гаилә башлыгы Алмаз Тукай урманчылыгында мастер, Земфира мәктәптә пешекче булып эшли. Ике булышчылары — Гөлүсә һәм Гөлназ үсә (рәсемдә). Алар әле мәктәптә укый. Беренче караштан күренә: әйбәт, эш сөючән, тату гаилә. Алга таба да шулай булсын.
Минутлар узган саен мәдәният йорты ягына күбрәк халык агыла. Бию көе яңгырый, бар да җилкенеп–җилкенеп бии. Музыка еракларга агыла. Табигать ялга туктаган, ник бер яфрак селкенсен, күк йөзендә әле анда, әле монда бер–бер артлы йолдызлар кабына. Ничек рәхәт. Эштә үткән атнадан соң ял итүе начар мени?!
Кире кайт
|