Яшүсмерләр, хәтта балалар тарафыннан кылынган кансыз җинаятьләр турындагы хәбәрләр массакүләм мәгълүмат чараларыннан әледән-әле ирешеп тора. Балалар арасында рәхимсезлек күренешләре гадәти әйбергә әйләнә түгелме?
Кышкы кич, тугызлар тирәсе. Ленин урамындагы 18 йортка якынлашканда кызларның чыелдашкан тавышлары ишетелде. Йорт янына килеп җиткәч, яшүсмер кызлар төркеменә тап булдым: берсе, боз өстендә ятучы кызны якасыннан тотып җиргә бәрә-бәрә, “Кем ахмак? Кемне ахмак дип атадың?” – дип кабатлый. Калган кызлар боларны уратып, тыныч кына басып торалар. Подъезд янында тагын икәү – тәмәке тарталар. 13-14 яшьтән дә өлкәнрәк түгел үзләре, балалар дисәң дә була. Хәзер яннарына барып берәр нәрсә әйтәм боларга, дим эчемнән генә. Шул ук вакытта баштан: “Ә миңа да ташлансалар?” - дигән уй узды. Ерактарак бер яшь парны күргәч, шүрләвем басыла төште. Әмма мин барып җиткәнче кызлар подъездга кереп шылдылар, “кыйналганы” – алар артыннан. Ә яшь парга якынлашкач, аларның да ваемсыз тамашачылар булуы күренде.
“Гади” генә бер очрак бу. Ә менә яшүсмерләрдән сораштыра башласаң, алар андый мисалларны шактый китерәчәкләр. Дискотекада ялгыш кына берәүне терсәге белән төрткән өчен кыз баланың тукмалганы яки малайларның бер егетне кыйнаганнарын икенче берсе телефондагы видеокамерага төшерүе һәм шуның белән мактанып йөрүе турында, мәсәлән. Исләре китмичә генә, тыныч кына сөйләячәкләр, чөнки алар өчен бу гадәти хәлгә әверелеп бара. Хәтта күзгә күренерлек җәрәхәтләр ясалган булса да, эш балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторга кадәр барып җитми, чөнки зыян күрүчеләр үзләре гариза белән мөрәҗәгать итмиләр. Ә кара көйгән урыннарны, тырналуларны “егылдым, ялгыш кына бәрелдем”, - дип аңлаталар. Нигә алай эшләүләрен шәрехләп тору кирәкмәстер.
- Хәтта кече яшьтәге балалар да каты бәгырьлерәк, сугыш чукмарлары була башладылар, - диләр башлангыч сыйныфлар укытучылары. Моны аларның гадәти чәкәләшүләрендә дә күрергә була: кемнәрдер сугыша, ә калганнары аларны өстереп торалар, көчсезрәккә төркем белән ташланырга мөмкиннәр.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы милиция лейтенанты Фәнил Шәрифуллин әйтүенчә, Баулыда соңгы елда яшүсмерләр кылган җинаятьләр саны кимегән. Алты ай эчендә бер очрак – малайның сыйныфташ кызны тукмавы теркәлгән. Аның үз-үзен тотышы моңарчы да адекват түгел дип саналган. Үткән елларда исә бу чорга шундый 3-4 эш кузгатыла торган булган. Балигъ булмаганнар комиссиясе исәбендә бүген 44 бала тора (шул исәптән исерткеч эчемлекләр кулланган, токсикомания өчен дә).
Ә менә башка саннар: бу ел эчендә олыларның балаларга карата рәхимсез гамәлләре буенча 3 җинаять эше кузгатылган, балалары тәрбиясе белән шөгыльләнмәүче, ягъни аларның язмышларына битараф булган ата-аналарга 45 беркетмә төзелгән. Үзара бәйле күренешләр, шулаймы? Балаларның каты күңеллегә әверелүләре сәбәпләре турында әйтүем. Әгәр дә әти-әниләр үзвакытында нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген аңлатмыйча, кансызлыкка каршы иммунитет булдырмасалар, кайчак кыргый кануннар хакимлек иткән урам “тәрбиясе”, ярты экранны кан белән тутырган фильмнар, килбәтсез персонажлы мультфильмнар һәм компьютер уеннары, “һәвәскәр операторлар” төшергән һәм интернетка урнаштырган чын кыйнаулар, җәберләү күренешләре – барысы да баланың аңын, дөньяга карашын боза. Ә инде ата яки ана кеше үзе баласына сүгенү сүзләре белән кычкырса, йодрыклар белән “тәрбияләсә”, аның телевизордан нәрсә караганы, дусларының кем булулары белән кызыксынмаса, тәрбия турында сөйләп тору да артык. Бар дөньяга рәнҗегән, сабый чактан ук рәхимсезлеккә күнеккән бала тиздән үзе бүтәннәрне рәнҗетә башлаячак, чөнки башка берәүне җәберләү аның үз күңел газапларын басарга ярдәм итә.
Психологлар әйтүенчә, бала тыюсыз һәм җәзасыз рәвештә рәхимсез гамәлләр кылса, үсә төшкәч бу чып-чын гадәткә әверелә. Шуңа кечкенәдән үк мондый күренешләрне тыярга, ә иң мөһиме – кызгана, хәлгә керә белергә өйрәтергә кирәк. Аңламыйча яки ялгыш кына рәхимсез эш кылган балага җәза бирергә ярамый, аның нинди зыян китергәнен аңлату, үз гамәлләре турында уйланырга мәҗбүр итү зарур.
Яшьләр арасында сугышулар һәм мөнәсәбәтләр ачыклау һәрвакыт булган, ләкин шул дәрәҗәдәге кансызлык гадәти хәл буларак кабул ителгәнме соң? Хатын-кызның рәхимсезлеге бөтенләй куркыныч әйбер булып тоела, чөнки гомер-гомергә нәфис затлар шәфкатьлелекне гәүдәләндергәннәр. Сүзсез генә ризалык белдерү, һичшиксез, җәмгыятьнең таркалуы билгесе.
Ф.ЗЫЯРОВА.
Кире кайт
|