Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Чиста шәһәрдә яшәү рәхәт

Соңгы берничә елда Мамадышның бөтенләй башка күренеш алуы һәркайсыбызны сөендерә. Менә хәзер “Бу – безнең шәһәр!” дип горурланып әйтерлегебез бар. Яңартылган, төзекләндерелгән, әле генә сафка баскан бихисап йортлар һәм биналар гына түгел, нәкъ менә урамнарның гөл-чәчәкләргә, яшеллеккә күмелүе дә зур горурлык хисе уята.

Шәһәребездә ел саен оештырылып, инде күркәм гадәткә әверелеп килүче конкурс нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халык та җәйге матурлыкка игътибарны арттырды. Берничә ел элек Мамадышта “матур” дип телгә алырлык санаулы гына йортлар бар иде. Хәзер исә андыйлар шулкадәр күп, хәтта август аенда “иң матур территория” конкурсының оештыручылары җиңүчене билгеләгәндә аптырашта калалар.

Шул ук оешма-предприятиеләрне алсак, алар да җәен-кышын бер-берсен уздыра-уздыра үз территорияләрен бизиләр. Кышын аларда зур-зур кар сыннары урын алса, хәзер, җәй айларында һәр участок гөл-чәчәкләргә күмелгән, чисталыгы-пөхтәлеге белән игътибарны җәлеп итә. Санаулы еллар эчендә шәһәребез урамнарына меңләгән төп агачлар утыртылды. Озак та үтмәс, ул урамнар яшел “коридорларга” әверелер. Ә чиста, саф һавалы шәһәрдә яшәүүзе бер бәхет.

Рәсемдә: шәһәребез предприятие һәм оешмаларының территорияләре чәчәккә күмелгән.

Автор фотосы.

 


Нократ  Д.Шакирова. 2008-07-25 15:24:20

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом