48 укытучыны берләштергән педагогик коллектив яшь белгечләрне дә бик җылы каршы ала. Укытучылар династиясе дәвамчысы Рөстәм Дәүләтҗан улы Гыйлаев үзе укыган мәктәпне җитәкләргә алынды бу көннәрдә. Быелгы 59 чыгарылыш сыйныф укучыларының сигезе медалист. Уңай баллар белән югары уку йортларына керделәр. Күбесе химия-биология профиле буенча укыганлыктан, медицина өлкәсен сайлаганнар. Биредә экология, техника, математика юнәлешләрендә дә төпле белем бирелә. Россия, республика күләмендәге конкурсларда, олимпиадаларда бик актив катнашалар һәм призлы урыннар да алып кайталар. Гомеренең 24 елын балаларга багышлаган, иминлек саклау нигезләрен өйрәтүче, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Разин Вилданов әйтүенә караганда, быел гына да биш призлы урынга лаек булганнар.
“Балаларны төрле олимпиадаларга, конкурсларга әзерләгәндә бик күп тырышлык, уңганлык һәм түземлек кирәк. Әлеге юнәлештә укытучы, ата-ана һәм бала бергәләп җигелергә тиеш”, – ди Разин Вилданов.
Узган ел беренче санлы гомуми белем бирү мәктәбенә бер миллион сум акча бүленеп бирелгән иде. Шул акчаларга капиталь ремонт ясалган.
Нократ Гөлназ Гыйниятуллина, 2008-07-25 15:26:05
Кире кайт
|