Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Районда капиталь ремонт

Бу объектларда “Жилсервис+” ҖЧҖ подряд оешмасы хезмәткәрләре зур җаваплылык тоеп тырыша.
“Жилсервис+” директоры И.Йосыпов: “Предприятие көче белән шәһәр һәм авыл җирлегендә 38 күпкатлы йортта, расланган план нигезендә капиталь ремонт ясалачак. Ул эшләргә 2008 елгы программа буенча 26 млн 746 мең сум акча бүлеп бирелгән. 27 йортта шул ук санда төзелгән бригадалар уңышлы хезмәт куя”, – диде.
Советская урамының 16 йортында Дмитрий Балобанов бригадасы йорт түбәсен ремонтлый. Ә шул ук урамның 1, 10 нчы йорт түбәләре яңа калай белән ябылган инде. “Вакыт белән санашмыйбыз, бер караңгыдан икенче караңгыга, ялларсыз да бил бөгәргә туры килә. Суыклар башланганчы эшләрне башкарып чыгарга иде”, – дип сөйлиләр егетләр.
Октябрьская урамының өченче йортында Владимир Суханов бригадасы җылылык,канализация, кайнар һәм суык су белән тәэмин итү системасын яңарту белән шөгыльләнәләр. Бригада шул ук урамның 1,2 йортларында эшен тәмамлаган, 4 нче йортта яшәүчеләр түземсезлек белән ремонт башлануын көтә.
Октябрьская, Советская урамнарындагы фатир хуҗаларының фикерләрен дә тыңладык. Алар барысы да ремонтчылар эшеннән бик канәгать калганнар.
З.Гасанова, Г.Прыгунова, Ф.Хәсәнова, Н.Калмыков, С.Графова, Н.Закировлар бертавыштан:
“Без яшәгән йортлар үзебез белән бергә картайган дисәң дә була, мондый капиталь ремонт күптән таләп ителә иде. Без пенсионерлар мондый эшләрне ерып чыга да алмый идек. Халык яшәеше шартларын яхшырту өстендә көч куйган район, республика җитәкчелегенә, Рәсәй хөкүмәтенә, төзүче-ремонтчыларның күрсәткән хезмәтенә рәхмәтле без, дип шатланып сөйлиләр.
Менделеев яңалыклары  Ф.Вахриева 2008-07-25 15:21:16

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом