Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
“Дуслык” лагерында

Лагерьдагы 7-12 яшьлекләрнең көннәрен мавыктыргыч итеп үткәрүдә 5 тәрбияче һәм вожатыйларның өлеше зур. Вожатыйлар куркынычсызлык техникасы һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча инструктаж үткәннәр. Балаларның сәламәтлеген саклауга шулай ук медицина хезмәткәре Т.Малышкина да күп көч куя.
Яшь тәрбиячеләр укытучылар белән бергә һәр чараны ял итүчеләрнең теләк-ихтыяжларыннан чыгып, яшь аермасын истә тотып оештыралар. Лагерь ачылган көнне алар, балалар белән бергәләп матур концерт әзерләгәннәр. Күпсанлы чаралардан укучылар өчен иң истә калганнары: “Музыкаль-марафон”, Тын таудагы чишмә буена поход, музейда самоварлар выставкасын карау, “Кәбестә” конкурсы, шулай ук Карпов исемендәге химзавод биргән автобуска утырып Алабуга шәһәренә экскурсия кылу. Биш отряд та “Нептун көне”нә, “Иң акыллылар”, һәм спартакиадага тырыша-тырыша әзерләнәләр. Мәктәп яны лагерьлары арасында да үзара ярыш бара. Балалар иҗаты үзәгендә узган “Мисс-җәй” конкурсында Надя Кудрявцева икенче урынны яулаган. “Минута Славы” бәйгесе дә 1 нче мәктәп укучыларына уңыш бүләк иткән. Вокал номинаңиясендә Лилия Фәхрисламовага һәм театр төркеменең чыгышына тиңнәр булмаган. “Дуслык”та сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эше яхшы алып барыла. Бу максатта физкультура укытучысы Л.Матвеева ярдәмендә бик күп спорт чаралары (волейбол, футбол, пионербол, җиңел атлетика, “Күңелле стартлар”) оештырыла. Һәрбер отрядның спорт һәм башка чараларда җиңүчеләре бүләкләргә лаек булалар.
“Юность” кинотеатры кечкенәләрне кызыклы фильмнар карарга чакыра.
Вожатый Вероника Шулакова лагерьдагы күңелле тормыш турында сөйләде: аларның көннәре кызыклы девиз белән линейкага тезелүдән башлана, отряд командирлары башкарган эшләре турында рапорт бирәләр, көнлек эш планы белән танышалар. Смена дәвамында көнгә өч тапкыр лагерьдагыларны пешекчеләр Г.Якупова, Р.Гиниятуллина, Л.Семенова, Ә.Бәдретдинова төрле тәмле һәм үсеп килүче организм өчен файдалы ризыклар белән сыйлыйлар.
Кызганыч, “Дуслык” лагерында ял 29 июль көне тәмамланачак. Ләкин каникуллар әле дә дәвам итә.
Менделеев яңалыклары  Ф.Вахриева 2008-07-25 15:31:08

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом