Ләбибә Фәйзрахман кызын Шәдче төбәгендә белмәгән кеше юк. Кама Тамагы районының Кыртапа авылында туып- үскән кыз, 1943–48 елларда югары белем алып, Тәкәнеш районы “Нырты” совхозында дүрт ел эшләгәннән соң, Шәдче хастаханәсенә күчерелә. Сабыр холыклы, тыйнак, кеше хәленә керә белүче табибны халык шунда ук үз итә. “Ләбибә Фәйзрахмановна белән күп еллар бергә эшләдек. Үзе белән эшләгән шәфкать туташларының һәркайсына зур тәрбия бирде”, – дип, бары уңай яктан гына сөйли аның турында бүген амбулаториядә хезмәт куючы шәфкать туташы Миннур Исмәгыйлова.
“Югары уку йортын тәмамлагач та, шәһәрдә табиблар күп, мин авыл җирендә кирәгрәк дип авылга урнашуны кулайрак күрдем”, – ди үзенең чит-ят төбәккә килеп урнашуы турында Ләбибә апа. Чыннан да, Шәдчегә килүе бик тә урынлы була аның. 6500 кеше яшәгән 17 авылга бер табиб хезмәт күрсәтә. Дөрес, ярдәмчеләре – шәфкать туташлары бар. Шулай да, кайбер авыруларның өйләренә дә йөрисе бит. Чакрымнарга сузылган авыл араларын көзге яңгырда, кышкы буранда, җәйге челләдә, язгы ташуда еш таптарга туры килә аңа. “Иртән чыгып китеп, төнлә генә кайткан чакларыма риза булып яшәгән иремә, ике кызымны үстерешергә ярдәм иткән күршеләремә рәхмәт”, – ди Ләбибә апа. Кеше гомере, авыруларының сәламәтлеге аның өчен һәрвакыт беренче урында була. Шуңа да аны хәзер дә онытмыйлар, аның тәҗрибәле киңәшләренә, шифалы кулларына мохтаҗлар бүген дә шактый. “Минем өчен генә түгел, күрше-күлән, авылдашлар өчен дә һәрвакыт сафта ул”, – ди Ләбибә апа өстәлдә ятучы кан басымын үлчәү аппаратына ишарәләп. Хәзер, лаеклы ялда булганда да, медицинаны онытмый, даими рәвештә әдәбият белән кызыксына, тәҗрибәле табиб киңәшенә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер ул.
Туган җир көмеш, торган җир алтын дигәндәй, гомер иткән төбәгенең кешеләре дә күңелгә якын шул. Шәдче хастаханәсендә эшләгән җирдән, 1969 елда Октябрьский районына китәргә туры килә Ләбибә Миннуллинага. Анда өч ел эшләү дәверендә Шәдче төбәгендәге даими пациентларын өзелеп сагынуына түзәр хәле калмаган табиб, министрлыктан үзе рөхсәт алып, яңадан Мамадыш районына, элекке эш урынына әйләнеп кайта. Хастаханә кечкенә генә өйдә урнашкан чорда, стационар ачылып, анда бер генә буш урын калмаган көннәрдә, гомумән, 43 ел буена Ләбибә Фәйзрахмановна барысына да өлгер, тәҗрибәле, кыенлыкларда югалып калмаучы табиб булып кала бирә. Барлык тырышлыклары өчен ул “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
Әниләренең уңганлыгы ике кызына да бирелгән. Олы кызы пенсия яшендә булуга карамастан, укытучылык эшен дәвам итә, икенчесе әнисе юлыннан киткән: ул – табиб-стоматолог.
Кызларының, дүрт онык һәм ике оныкчыкның матур тормышларына сөенеп, үзенең якыннарына һәм авылдашларына кирәклеген тоеп, үзен бәхетле хис итеп яши бу көннәрдә үзенең 85 яшен тутырган Ләбибә Миннуллина.
Рәсемдә: 43 еллык табиб тәҗрибәсе булган Ләбибә Миннуллина бүген дә ярдәм сорап килүчеләрне кире бормый.
Автор фотосы.
Нократ Г.Мөхәммәтҗанова, 2008-07-25 15:27:28
Кире кайт
|