Сәгать 10нар тирәсе генә иде әле. Җәнлек караучылар каршыбызга очрадылар. Әбәткә кайтып барулары икән. Терлекчеләрнең иртәнге 5тән кичке 6га кадәр фермада булуларына күнеккәч, эш режимнары белән кызыксынып алдык.
– Иртәнге 7дә эшкә киләбез. 10нан көндезге 2гә кадәр – төшке ял. Аннан 5кә кадәр эшлибез. Бу араларда көннәр кызу тора. Мондый вакытта җәнлекләр суны күп эчәләр. Шуңа күрә, 6ларга кадәр эшлибез, – ди Фәйрүзә Ибраһимова. Җәнлекләргә прививкалар ясауны, тиреләрне тиз өлгертә торган мелапол уколы кадауны да шушы араларда бетергәннәр икән.
Фәйрүзә Ибраһимова җитәкчелегендәге беренче бригада бүген 17 мең чәшке, икенче бригадада – 25 мең. Ә ферма буенча алар 65 мең башка тула. Бу кадәр җәнлекне көн саен ике тапкыр ашатып, су эчертеп чыгу, читлекләрне чиста тоту өчен күпме хезмәт кирәк булуын күз алдына китерү дә авыр.
Бу кадәр хезмәткә ничек түлиләр соң?
– Башта 5әр мең сум аванс алып бардык. Хәзер һәр көчеккә 4 сумнан түлиләр. Ел ахырында сакланышка, тапшырган продукциягә карап исәп-хисап ясаячаклар, – ди Әлфия Емелина.
Былтыр Мария Богатова белән икесе 40–50 мең сум өстәмә түләү алган булганнар. Быел да аларның күрсәткечләре югары.
Җәнлек караучыларның хезмәтен җиңеләйтү өчен, су эчерә торган савытларның 200 граммлыларын 400 граммлыга алыштыра башлаганнар. Көчек алуны яхшырту максатыннан ата-аналарны яңартып торалар. Былтыр гына бер бригадада аналарны тулысынча алыштырганнар иде. Билгеле, чәшкеләрдән көчек алу бик күп факторларга бәйле.
– Әмма 80 проценты җәнлек караучының үзеннән тора, – ди Мария Богатова.
Әлфия Емелина “Берсут” агрофирмасында дүртенче елын гына эшли икән әле. Шулай да эшенең серләрен бик тиз төшенеп алган.
Җәнлекчелек – бик үзенчәлекле тармак шул. 2000 тонна азыкны читтән алып кайтып ашатырга туры килә аларга. “Берсут” агрофирмасына балыкны Мурманск, Калининград, Ростов-на-Донуга кадәр барып алалар. Балыктан тыш субпродуктлар, бавыр, кабак, төрле витаминнар да кирәк бит әле рационга. Клиентларыннан, банклардан кредитлар алып эшлиләр. Татарстандагы, Россиядәге бик күп җәнлек совхозлары банкротлыкка чыгып таралып беткәндә дә алар әле яшиләр.
Рәсемдә: бер төркем җәнлек караучылар.
Автор фотосы.
Нократ М.Мингалиев, 2008-07-25 15:48:12
Кире кайт
|