Әлмәт шәһәрендә барлыгы 822, районда 135 күпкатлы йорт исәпләнә. Шуларның 800 енең җылыту системасын юдыртырга кирәк. Бүген йортларның 74 процентында әлеге эш башкарылган, 34 торак йортка әзерлек паспорты тапшырылган. Бюджет тармагындагы 305 объектның 163 ендә юдырту һәм опрессовка үткәрелергә тиеш. 90 объектның җылыту системасы бу процессны үткән, 12 сенә әзерлек паспорты бирелгән.
Йортларга капиталь ремонттан тыш агымдагы ремонт та үткәрелә. 1 майдан 24 июльгә кадәр 130 торак йортның түбәсе өлешчә ремонтланган, җылылык системасы 127 йортта, салкын су торбасы 137, кайнар суныкы 84 торак йортта ремонтланган һәм алыштырылган. 27 йортта (77 подъездда) баскыч мәйданчыкларындагы җылыткычлар торгызылган, шулай ук 123 йортта задвижка алыштырылган.
Әлмәт ЗАГСыннан алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның алты аенда идарә тарафыннан барлыгы 1133 туу турында таныклык бирелгән, 592 законлы никах теркәлгән. Шушы ук вакыт аралыгында аерылышу турында 630, уллыкка алу турында 10, аталыкны билгеләү турында 10, исемне алыштыру турында 59 һәм үлү турында 1205 таныклык рәсмиләштерелгән.
Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында узган ялда үткәрелгән “Уйна, гармун!” шәһәр һәм район бәйгесендә барлыгы 30 дан артык гармунчы һәм коллектив катнашты. Нәтиҗәдә коллектив чыгышлар арасында беренчелекне “Болгар” гармунчылар ансамбле, шәхси беренчелектә әлмәтле Х.Нуриев яулады. Габдрахман авылы гармунчысы Җ.Икътисамов жанр үзенчәлеге өчен махсус приз белән бүләкләнде.
Якташыбыз, мәшһүр спортчы В.Колотовкин Мәскәүдә “Крылатская” Олимпия йөзү каналында аквабайкерлар арасында уздырылган ярышта Россия чемпионы исемен яулаган. Вячеслав үзенең стилендә катлаулы ярыш оештырып, беренче булып финишка килгән һәм Бөтенроссия “Спорт” телеканалы яңалыклар чыгарылышының герое булган.
Футбол буенча Россия чемпионаты ярышлары дәвам итә. 19 июльдә узган чираттагы турда “Алнас” (Әлмәт) һәм “Рубин-2” (Казан) командалары очрашты. Алар арасында барган кызу ярыштан соң, матч 1:1 исәбе белән тәмамланды.
Әлмәт эчке эшләр идарәсе юл-патруль службасы ротасының пропаганда бүлеге хәбәр итүенчә, ЮХИДИ хатын-кызлар арасында “Автоледи - 2008” республика бәйгесенең I этабын уздыра. Анда катнашырга теләүчеләр 23-74-55, 89600585579 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.
Кире кайт
|