Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
яңалыклар

Район хуҗалыкларында кышка терлек азыгы туплау эше дәвам итә. Авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 июльгә районда барлыгы 18 мең 600 тонна печән әзерләнгән, 87 мең 400 тонна сенаж салынган. Әзерләнгән яфрак азык күләме 175 тонна тәшкил итә. Терлек азыгы әле дә әзерләнә.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча идарәсе коткаручылары 14 июльдән көнкүреш характерындагы 16 чакыруга барганнар. 16 июльдә Нефтьчеләр урамында машина өстенә агач ава. 19 ы 23 сәгать 20 минутта Гафиятуллин урамындагы йортның бер фатирында 2004 елда туган бала өйдә берүзе бикләнеп кала. Ишекне ача алмагач ярдәмгә коткаручыларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. 

20 июльдә шәһәр сусакла-гычында  батып үлгән  гәүдә су өстенә калкып чыга.  1968 елгы әлеге ир-атның кемлеге ачыкланган.

21 июльдә Чехов урамында яшәүчеләрнең песиләре 4 кешене тешли. Ветеринария службасында аның котырган булуын ачыклыйлар.

Гаилә елы һәм Әлмәтнең 55 еллыгы уңаеннан 24 июль көнне Нефтьчеләр мәйданында “Музыкаль десант” дип исемләнгән концерт үтәчәк. Анда татар эстрадасының танылган йолдызлары чыгыш ясаячак. Чара бәйрәм фейерверкы белән тәмамланыр дип көтелә.

Гаилә елы кысаларында  Түбән Мактама бистәсендәге “Якты” приютында чаралар бик еш уздырыла. Шушы көннәрдә, төгәлрәк әйткәндә 16 июльдән алып 19 ына кадәр приютта Яр Чаллы каласыннан “Ветер вдохновения” яшьләр оешмасының 7 вәкиле эшләгән. Әлеге дүрт көн эчендә яшьләр (алар барысы да Яр Чаллының төрле уку йортлары студентлары) балалар белән тыгыз элемтәдә булып, үзләренең махсус программалары нигезендә төрле эчтәлектәге чаралар уздырганнар. Һәр көн аерым бер эшчәнлеккә багышланган. Балалар беренче көнне рәсем ясасалар, икенче көнне спорт, музыка, бию серләренә төшенгәннәр. Әлеге инициатив төркемнең эшчәнлегеннән балалар һәм приют җитәкчелеге бик канәгать калган. “Ветер вдохновения” төркеме әлмәтлеләр белән хушлашып, Бөгелмә шәһәренә юл алган.

 

Июль аенда 6-12 яшьлек кыз балалар өчен кызлар мәдрәсәсендә дини-тәрбияви лагерь эшләде. Әлмәт мөхтәсибәте ярдәме белән оештырылган әлеге лагерьда 30 дан артык кыз бала Коръән, гарәп теле өйрәнде һәм файдалы ял итте.


Әлмәт таңнары  2008-07-25 15:53:02

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом