Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Максат - түләүләрне кыскарту

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Богданчиков су баскан фатирлар өчен подрядчылар үзләре җавап бирәчәк дип белдерде. Шуңа күрә аларга иминият килешүе төзегәндә барысын да искә алырга кирәк.

Капиталь ремонт барышына килгәндә, 24 июльгә планга кертелгән 38 йортның 37 сендә түбә ремонтлау буенча эш алып барыла. 8 йортта эш тәмамланган дисәң дә була. «Татнефть» АҖ ремонтлый торган 5 йортта да түбә алыштырылган инде. 60 йортның 51 ендә фасад җылытыла. 8 йортта һәм «Татнефть»нең планлаштырылган 7 йортының барысында да әлеге эшкә нокта куелган. Электр-монтаж эшләре 50 йортның 45 ендә, үзәк җылылык торбасын 15 (18нең), салкын су торбасын 2 (6), канализация челтәрен 3 (8) торак йортта алыштыру, 41 йортта (65) счетчик кую бара. Әлбәттә, бар җирдә дә эш җайлы гына түгел. Проблемалар да күзәтелә. Николай Алексеевич подряд оешмалары җитәкчеләреннән нигә графиктан калышуларын бастырып сорады. Мәсәлән, Чехов урамындагы 35 нче йортта күптән түгел генә эшкә керешкәннәр. Тимирязев урамындагы 54 нче, Төзүчеләр проспектындагы 20 а йортларында исә эш аз калган. Аның каравы Энергетиклар урамындагы 13 нче йортның фасады әле һаман да җылытыла башламаган. Радищев урамындагы 20 нче йортта  яшәүчеләр биредә эшләүчеләр  юк дәрәҗәсендә дип зарланганнар.

Н.А.Богданчиков подряд оешмаларына нинди яр-дәм кирәклеге белән кызыксынды һәм аларга акчаның тулысынча эшләрен тәмамлагач кына түләнәчәген исләренә төшерде.

Йортларда яшәүчеләр арасында да эшкә аяк чалучылар очрый. Фотореле- ларны ватуларын башкача ничек әйтергә була. Югыйсә мондый яктырткычлар акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә.

«ЖилЭнергоСервис»ның Әлмәт филиалы җитәкчесе Ш.К.Гамиров фасадка урнаштырылган фоторелеларның автомат рәвештә сүнүен, сүнү вакытының һәр йорт буенча аерым көйләүгә бәйле булуын әйтте.

- Без аларны хәзер урнаштырабыз, эш процес- сында алар көйләнәчәк, - диде. Мондый яктырткычларны караңгы урыннарда урнаштырырга тырышабыз. Подъездларга яктылыкка бәйсезләре, ягъни хәрәкәткә, тавышка тәэсир итә торганнары куела. Алар бик уңайлы, кирәк вакытта гына яна. Боларның барысы да электр энергиясен янга калдыру максатыннан эшләнә. Кайберәүләр фасадларны яктыртудан баш тарта. Бәлки өлкән яшьтәгеләргә алар кирәкмидер дә, әмма нәрсә булмас, аларга да караңгы вакытта урамга чыгарга туры килер. Сменалы эштән кайтучылар, мәктәп балалары бар.

Шамил Камилевич электр-монтаж эшләре башкарган вакытта кайбер фатирларның подъезддагы энергиягә тоташкан бу- лулары ачыклануын да әйтте. Элеккеге хуҗаларның законсыз гамәле бе- лән яңалары хәбәрдар түгел.

Н.А.Богданчиков бүген шәһәрдә капиталь ремонт буенча 43,3 процент эш башкарылуын бәян итте. Арада яхшы, тырышып эшләүче предприятиеләр дә, беренче тапкыр безнең базарда эшләүчеләр дә бар, диде ул. Аларның барысы да ачык аукционда җиңеп чыгучылар. «Начар эшләүчеләр урынына тендерда алардан соң тору- чыларны чакыртырга
исәплибез. Чөнки кабаттан аукцион уздырып вакыт югалтабыз. Безнең бурыч - яшәүчеләрдә проблема тудырмау. Дөрес, зарлану- чылар да очрый. Мәсәлән, нигә безнең фатирларның тәрәзәләрен алыштырмыйсыз, диләр. Беренче- дән, фатирлар хосусыйлаштырылган, аннан соң фатир тәрәзәләрен алыштыру федераль программа- га кертелмәгән. Шулай ук бу эшкә башка средстволар да юк. Ремонт нигездә торак-коммуналь хезмәт- ләргә түләүне киметүне күздә тотып та башкарыла. Шуңа күрә подъезд тәрәзәләре, түбәләр алыштырыла, фасад, чарлаклар җылытыла, счетчиклар урнаштырыла. Әлеге хезмәт уңай нәтиҗә бирер дип ышанабыз. Электр-монтаж эшләре, үзләре сүнә-яна торган заманча яктырткычлар ОДНга түләү проблемасын чишәчәк. Ә бит бу җәһәттән быел
 яшәүчеләрдән 160 лап хат керде. Йортларда яшәүчеләр ремонт барышында сабыррак булсыннар иде. Фатир эчендә дә ул тиз ясалмый», - диде Николай Алексеевич.

Июль-август айларында урамда башкарыла торган эшләрне тәмамлау планлаштырыла. Ә чарлаклар- ны җылыту эшен яңгыр вакытында, октябрь-ноябрь- дә дә башкарыр
Әлмәт таңнары  И.АПАЧАЕВА. 2008-07-25 16:05:29

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом