Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Урта һәм кече бизнеска эш тәкъдим ителә

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.М.Нуриев очрашуны ачып, аларның кирәкле, уңай чара булуын билгеләп үтте. “Әгәр килешүләр төзелеп, эш башланса, әйбәт булыр иде”, - диде ул. “Алнас” АҖ генераль директоры Д.А.Зотов заводның хәле тотрыклылануы, өстәмә заказлар өчен сөйләшүләр алып барылуы хакында сөйләде.

Буш мәйданнарга килгәндә, җитәкчелек эшмәкәрләргә завод территориясен, производство, хезмәт бүлмәләрен, биналарын комплекслы җыештыруны оештырырга тәкъдим итә. Җыештыру эше цехларга карап 1, 2 сменада, тәүлекара да алып барыла. Әлегә биредә идәннәрне кул белән юалар. Бүген җыештыру белән 120 кеше мәшгуль. Шуның 56 сы кою цехында хезмәт куя. Завод территориясе 26178 квадрат метр тәшкил итә. Аны 3 кеше җыештыра. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, җәмгыять территориясе чисталыгы, матурлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Җитәкчелек кышын карны түгү өчен үзләрендә махсус урын билгеләнүен, ә чүп-чар түгүгә килешү төзелгәнлеген искәртте.

“Алнас” ашханәсен һәм андагы җиһазларны да завод эшчеләре туклануын оештыру шарты белән арендага алырга тәкъдим ителде.

Генераль директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары В.С.Антонов: ”Бу сезнең өчен әзер бизнес”, - дип эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итте. Сөйләшү барышында махсус эш киемнәрен юу буенча да бизнес ачарга мөмкинлеге әйтелде. Хәзергә аны башка төбәктә юалар икән.

Әлбәттә, цехларны, биналарны, территорияне карап йөргәндә сораулар күп булды, эшмәкәрләр төрлечә фикер йөртеп, киләчәкне планлаштырып карадылар.

Рөстәм Мидхәтович очрашуга йомгак ясап, эшмәкәрләрнең производство тармагында эшчәнлек җәелдерергә теләкләре зур булуын белдерде. “Без җитештерү өлкәсенә кыюрак барырга тәкъдим итәбез. Муниципалитет урта һәм кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр эшчәнлеге кырының киңәюе ягында”, - диде ул.


Әлмәт таңнары  И.Апачаева. 2008-07-25 16:12:52

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом