Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Без . Полякова, алар Марс, ди

Үткән атнаның җомгасында Балтачыбыз республикабыз районнары буенча машиналар белән сәяхәткә чыккан инвалидлар төркемен кабул итте. Арча районыннан кузгалган егермегә якын спортчы егет-кызларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шакиров, социаль яклау бүлеге мөдире Рәйсә Мөхәммәдиева,  инвалидлар белән эшләүче белгеч Фәридә Галиева, ЮХИДИ җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин һәм башкалар Балтач чигендә милли ризыгыбыз чәк-чәк, ягымлы йөз белән каршы алды. Аннан кунаклар Каракүлгә юл тотты. Табигатьнең гүзәл  почмагына палаткалар корып урнашкач, ресторан хезмәткәрләре әзерләгән табын артында сыйланып алгач, Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсенә юнәлделәр.

Бүлекчә белән якыннан танышкачтын, биредә ял итүче балалар белән «Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе» уздырып алдылар. Саф  һавада балалар белән җитезлектә-тапкырлыкта көч сынашу ике якның да күңеленә хуш килде. Уеннар, күңел ачулар, арып-талып Каракүлгә кайтып, су коенып, тамак ялгап алгачтын да дәвам итте.

Икенче көнне киң күңелле, әхлаклы кунаклар Балтачның мәрхәмәтлелегенә таң калуларын белдереп, Сабага юнәлде. Аннан соңгы маршрутлары — Кукмара, Теләче...

Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан оештырылган (әлеге җәмгыять 1994 елдан бирле хакимлек итә) сәяхәте авыл районнарында кунак булып йөрүгә генә кайтып калмый. Аның нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. Язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең максатчан яшәешләре, спорт өлкәсендә биеклекләргә ирешүләре мәгънәле яшәү рәвешенә стимул тудыра, сәламәтлекнең кадерен белергә өнди. Әлеге сәяхәтчел төркем балтачлыларга онытылмас мизгел бүләк итте. Туган җиребезгә ике аяксыз килеш (протез белән)  Дөньякүләмендә үрләр яулаган Ирина Полякова аяк басты. Сабый чагында трамвай астына эләгеп аяксыз калган, шунлыктан әнисе тарафыннан ташланып, балалар йортында тәрбияләнгән  кыю йөрәкле Казан кызы үзендә сау-сәламәт кешеләр белән бертигез дәрәҗәдә яшәрлек көч таба, операция ясатып, ясалма аяклар куйдырта (карап торышка, һич кенә дә протезлар белән йөри димәссең, шулай да адымнары салмак, авырдан хәрәкәтләнгән кебек), гаилә кора, спорт төрләре белән даими шөгыльләнә. Нәтиҗәдә, чаңгы узышлары буенча Рәсәй чемпионатында беренче урынны ала. Рәсәй җыелма командасына  кертелеп, 1997 һәм 2001 елларда Европа чемпионатында катнаша, биатлон ярышында икенче урын яулый. 1998 елда Япониянең Нагано шәһәрендә үткән Паралимпия уеннарында V- IV урыннарга ирешә. Солт-Лейк-Ситидан (АКШ) көмеш медаль белән кайта. 2003 елда Дөнья чемпионатында чаңгы ярышлары буенча янә көмеш медальгә ия була. 2006 елда исә ул Турин каласында Олимпия чемпионына әверелә. Нәкъ менә шушы елда аңарга «Рәсәйнең атказанган спорт остасы» дигән исем бирелә. Күпләр экс-президент В.Путинның Поляковага әлеге исемне автомобиль белән бергә зурлап тапшыруын «зәңгәр экран»нар аша күргәндер. Ирина ханым бирегә дә нәкъ менә шул машинада килгән иде, руль артында үзе. «Наз» бүлекчәсендә ул чып-чын медальләрен, кубокларын балаларга да тәкъдим итте. Яшь буынның медальләргә ничек ябырылуын күрсәгез, анда язылганнарны шулкадәр бирелеп укыйлар. Һичшиксез, сынмас рухлы «йолдыз» белән очрашу балалар күңелендә спортка мәхәббәт уяткандыр. Тренеры — Россиянең атказанган тренеры, ТРның атказанган физик  культура хезмәткәре Фәридә Идрис кызы Сафиуллина да (әлеге төркемнең капитаны да ул) аның белән, гомумән, төркемдәге спорт сөюче «батырлар» белән горурлануын белдерде.

Төрле районнардан җыелган спортчылар белән берлектә райондашларыбыз Ева (Балтач) белән Гөлназ (Чепья) да  сәяхәт кыла. Актив спортчы егетебез, авылдагы кызу эш өстеннән киталмаган Сәләхетдинов  Марсны гына юксыналар. Аның эш урыны — «Наз»га килеп керүгә үк «Кайда безнең Марс?!» дип шаулаштылар. Күрүгә үк сөенешеп күрештеләр.

Әнә шулай, спорт сөючеләребез Полякованы күрү бәхетенә кинәнсә, кунаклар исә Марсны сагынган.


Хезмәт  З.Галимҗанова 2008-07-27 16:24:00

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом