Людмила апа Ашхабад шәһәрендә туып-үскән. Язмыш аны Арча районының Лесхоз авылы егете Мансур белән кавыштыра. Алар районыбызга кайтып, Кариле авылында яши башлыйлар. Әле дә булса шунда матур гына гомер кичерәләр, «әни» дип өзелеп торучы ике улы, яраткан килене һәм оныгы Әдиләләре бар. Бирегә килгәннән бирле ул Кариле балалар бакчасында нәниләр төркемендә эшләде. Бакчага тәүге тапкыр атлап кергән, әле ашый да белмәгән нәниләргә күпме тәрбия, күпме тырышлык, күпме көч кирәк: ул аларны үз балаларыдай чын күңелдән тәрбияләде.
Люда апа барьяклап та талантлы тәрбияче. Стендларның күркәм бизәлеше — аның хезмәте: чөнки ул рәссам! Кулыннан нинди генә эш килми, уйласа, шул арада кибетнекеннән дә матурырак итеп уенчык та тегеп куя.
Тынгы белмәс, җан җылысын сабыйлар күңеленә җиткерә алучы чын педагог ул. Бай тәҗрибәсен башкалар белән теләп уртаклаша, ярдәм итә, җылы сүзе күңелне юата.
Мәрхәмәтле, киң күңелле, шәфкатьле, тырыш, ярдәмчел, кешелекле хезмәттәшем белән чын күңелдән горурланам. Илле биш яшьлек юбилее килеп җитсә дә, ул һаман көләч йөзле, сөйкемле, сабыр.
Тормыш сукмакларын кыю адымнар белән үткәндә янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән.
Хөрмәтле Люда апа! Бу шигырем сезгә юллана.
Саулык – тынычлык телим сиңа,
Кабул булса иде теләгем.
Теләгемне Ходай кабул итсә,
Шушы булыр иң зур бүләгем.
Хезмәт Раушания Шакирова 2008-07-27 16:29:30
Кире кайт
|