Кече Лызи авылыннан ерак түгел, ямьле урман кочагына урнашкан «Романтик» лагеры һәр ел саен өч сменасын да шыплап тулган балалар белән үткәрә. Өлкән әйдаман Гүзәл Һадиева белдерүенчә, икенче сменага да 134 бала кабул иткәннәр, отрядларда бер генә буш урын да юк. Алар белән уналты әйдаман шөгыльләнә, музыкант һәм физкультурник абыйлары бар. Әйдаманнарның һәммәсе дә үзебезнең район кызлары-егетләре. Алдагы сменада гына Арча, Кукмара якларыннан килгән булачак педагоглар эшләгән. «Монысында тәҗрибәле педагоглар белән эшлибез, — ди Гүзәл. — Шуңа күрә оештыру эшләре күпкә җиңел бара, чөнки алар әзер сценарий, программаларны үз инициативалары белән баеталар, кызыклы үзгәрешләр кертәләр, тәрбия алымнары да үзенчәлекле».
Бирегә килүебез «Нептун көне»нә туры килде. Балалар бер-берсен су белән коендырып та күрсәткәннәр, күбесе киемнәрен киптерү белән мәшгуль. Әллә су патшасы Нептунның хикмәте булды шунда, аннан соңгы көннәрдә яңгыр явып та күрсәтте — чиләкләп кенә орды. Һичтуктамый яуган яңгыр лагерьга
илтүче, инеш аша салынган күперчекне дә агызып алып киткән. Хәзер рәтләп куйганнар инде үзе.
Янәшәдә куе урман үскәнлектән, «Урман көне»н аерым билгеләп үтү балалар күңеленә аеруча хуш килә. Чөнки урман эчендә йөреп, алар дару үләннәренең, агачларның, гөмбәләрнең, кош-кортларның төрләре белән якыннан танышалар. «Урман сукмагындагы серләр»не өйрәнәләр. Иң кызыгы — урман сукмагы буйлап үргә менү. Төрле каршылыкларны җиңеп менгән егет-кызларны ачык басуда тәм-томнар эленгән «Баллы агач» көтә. Нәкъ менә шушы урман юлы аша Гондыр авылы балалары — кайсы җәяү, кайсы велосипед белән — Кече Лызи мәктәбенә йөреп укый икән, ә кышын аякларына чаңгы эләләр, ди. «Бу сменада әти-әниләр көнен бетердек», дип белдерә лагерь директоры Нурзада Сәмигуллин.— Чөнки күбесе кышка хәзерлек белән мәшгуль — печән туплый, җиләк-җимеш җыя, төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә. Соңгы — Учак яккан көнне генә дәшәргә уйладык. Үзләре дә ризалашты». Болай да көн саен диярлек лагерь әти-әниләрне кабул итә. Бала белән шулкадәрле тыгыз мөнәсәбәттә тору бәлки кирәкмәстер. Ни дисәң дә, гаиләсеннән аерылып торган арада бала ата-ана кадерен белергә өлгерә, якыннарын сагынырга, юксынырга, мөстәкыйль тормыш итәргә өйрәнә. Караучысыз түгел бит алар, тәрбиячеләре, киңәш-табыш итәрдәй абый-апалары янәшәләрендә генә. Әнә, бер җитәкченең ике улы да биредә ял итә, атнага бер тапкыр хәл белергә киләләр, анда да балаларының «үтенечләрен» канәгатьләндереп йөрмиләр. Алайса, кайбер урындагылар ул-кызларына бүтәнчәрәк, аеруча ягымлырак караш, мөнәсәбәт таләп итә икән.
Тукландыруга килгәндә, менюда җылы аш-судан башлап яшелчәгә, җиләк-җимешкә кадәр бар. Шеф-пешекче Флүсә Котдусова җитәкчелегендәге пешекчеләр ризыкларны тәмле әзерли. Хуҗалык эшләре мөдире Любовь Гришкина да азык-төлек мәсьәләсенә җаваплы карый, исәп-хисапны яхшы алып бара, аз гына да тоткарлык тудырмый. «Әйдаманнарны эшкә җәлеп итү зур проблема булып кала бирә. Ашханәдә эшләүчеләр дә табып булмый, — ди Нурзада әфәнде. — Акчасын аз түлиләр дип килмиләр».
Лагерь җитәкчелегеннән һәрдаим җаваплылык сорала. Тикшерү арты тикшерү килеп кенә тора. Республиканың Мәгариф һәм фән, Эчке эшләр министрлыгыннан, санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәгеннән, дәүләт янгын күзәтчелегенең район бүлегеннән килеп тикшергәннәр. Нервларың гына түзсен. «Җитәкчеләр белән аңлашып эшләгәндә барысы да бер җайга салынып бара», — ди Нурзада әфәнде. Шуңа да ул мәгариф бүлеге мөдире Вакыйф Зәкиев белән мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Фәнис Шәриповка аеруча рәхмәтле.
Ялларын күңелле һәм мәгънәле үткәрүче балаларның өлкәннәрнең уйга баткан борчулы йөзләрендә эшләре юк. Алар уйный, такмак әйтә-әйтә ашханәгә бара, отрядларда әйдаманнары белән алда булачак чараларга әзерләнә, нәни елан балалары күрдем дип мактаныша...
Хезмәт З.Галимҗанова 2008-07-27 16:32:35
Кире кайт
|