Туган илне саклар өчен кыю, көчле, түземле булырга, аны яратырга, кешеләрен хөрмәт итә белергә кирәк дип, өйрәтәләр безне. Бары тик шул вакытта гына син солдат һәм чын Ватанны саклаучы була аласың. Безнең ил үзен шундый горур, көчле кешеләр саклавы белән горурлана. Без үзебезнең армиядә булган уңышларга чиксез шатланабыз, ә анда берәр күңелсез хәл булса борчылабыз. Кем белә, бабаларыбыз фашистларны җиңмәгән, әтиләребез күкләрнең тынычлыгын сакламаган булсалар, безнең тормышыбыз хәзер нинди булыр иде икән. Шуңа күрә дә без алар алдында баш иеп, чын күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерергә тиешбез. Шулай ук гомерләрен куркыныч астына куеп Чечня һәм Әфганстанда хезмәт иткән егетләребезне дә онытмасак иде.
Солдат хезмәтендә булган ир-атлар үзләренең армия елларын исләренә алалардыр. Минем әтием Анатолий Николаевич Анисимов та бик еш искә ала хезмәт иткән елларын, безгә дә сөйли.
Әтием 1970 нче елда Урта Көшкәт авылында дөньяга килә, Түнтәр урта мәктәбендә 8 класс белем ала. Аннары СПТУда шоферлыкка һәм механизатор булырга укый. 1988-1990 нчы елларда космос гаскәрләрендә шофер булып хезмәт итә. Армия сафларында үзен яхшы спортсмен итеп тә күрсәтә, төрле ярышларда призлы урыннарны ала. Бу уңышларын күп төрле Мактау таныклыклары һәм дипломнары дәлилли. Әтием бүгенге көнгә кадәр хезмәттәшләрен онытмый, алар белән хат алышып, очрашып тора.
Армиядән соң менә 16 ел инде «Искра» кооперативында «КамАЗ» шоферы булып эшли. Ул елларда авылларда күп кешеләр өй салалар. Барган төзелешләрдә әтинең дә өлеше күп, ул авылдашларына «КамАЗ»ы белән төзү материаллары: агач, кирпеч, таш, ком, шифер һәм башка төзелеш материаллары алып кайтып бирә.
Мин әтием белән чиксез горурланам, чөнки ул кайчандыр Ватанны һәм безнең тынычлыгыбызны саклаган.
Хезмәт Татьяна Анисимова 2008-07-27 16:38:08
Кире кайт
|