Таң урамындагы икенче күпкатлы йортта яшәүчеләрдән капиталь ремонт барышы белән канәгатьсезлек белдереп шалтыратулар яңгыраган иде инде. Аннан соң вакыт узса да, ремонт барышын карарга дип, бирегә килдем.
Дөресен генә әйткәндә, мин бу йортны күрүгә, ихтыярсыздан, монда эшләр төгәлләнгән бит инде, дип уйлап куйдым, чөнки йорт янәшәсендә кабер тынлыгы урнашкан, ремонтның исе дә килми. Әмма бөтенләй, косметик булса да, ремонт эзе күренмәгән подъездларга кереп, берничә фатир хуҗасы белән очрашып сөйләшкәч, хәлгә ачыклык керә башлады.
Иң беренче эш итеп, йортны ремонтлау, эшләрнең суммасы, башлану-төгәлләнү вакыты язылган элмә такта — ремонт паспортын эзләп җан чыкты. Ремонтның ахырына кадәр торырга тиешле тактаны кем алган, нинди рөхсәт белән — һичкем белми. Фатир хуҗаларының төп зары исә бу ремонтның кайчан төгәлләнәчәген, норматив шартларга кайчан күчәчәкләрен белми гаҗиз булуларында. Әлегә кадәр яңа суүткәргечләр сузылса да, алар буенча су ялганмаган. Канализация эшләрен, туалет куюны башлауны көтеп, инде июль дә узып бара, гәрчә яшәүчеләргә ремонт июльдә төгәлләнәчәк диелгән булса да. «Эшне шулкадәр сузалар, без кайчанга кадәр тыштагы агач туалетка йөрербез соң?», — дип сорыйлар фатир хуҗалары.
Аларга җавап эзләгәндә, бер фатирда йөрүче ике егеткә юлыктым. Сәгать иртәнге уннарда, ниһаять, тереклек сизелә башлады дип уйлаган идем, әмма бу ике бөртек егет фатирларга янгын шлангалары гына куеп йөриләр икән әле. Канализациягә кайчан тотынасыз дигәч, төшке аштан соң диделәр. Аптырап калдым: шланг куймаган 10 фатир бар әле, өстәвенә ике генә кеше эшли, болар кайчан өлгермәкче булалар икән?
Тагын бер бик борчыган проблема турында әлеге йортны ремонтлаучы «Стройремтех» ширкәте директоры Алмаз Нотфуллиннан сорарга булдым. Эш шунда, бу иске агач йортны Сабантуй вакытларында бер кат пенопласт (җылылык өчен), ә аның өстеннән — сайдинг белән генә тышлап куйганнар. Әмма технология буенча пенопласт өстеннән пар яки су изоляциясе өчен махсус пленка каплау дөрес була (махсус белгеч-төзүчеләрдән сорадым), өстәвенә, бу бит әле агач йорт. Шулай ук 10 түгел, 5 кенә сантиметр калынлыктагы пенопласт белән тышлап киткәннәр икән. А.Нотфуллин бу һәм башка сорауларга менә нәрсә дип җавап бирде: «Сез әйткән пленка ул сайдинг белән җылыткыч арасына салына торганы. Ул куелмады, чөнки пенопласт белән эшләгәндә бу технология ягыннан мәҗбүри түгел. Ә менә йорт стенасы (агач) һәм җылыткыч арасына исә су изоляцияләүче пленка куелды. Ә 5-10 сантиметрга килгәндә, эшләр экспертиза үткән, ахырдан йомгак узган смета нигезендә үтәлде. Канализация эшләрен дә башлыйбыз. 1 сентябрьгә төгәлләячәкбез — ахыргы сүз шул».
Мин йортта күргән ике егет тә канализацияне башлыйбыз дигәннәр иде, өлгерделәрме икән төштән соң ук, белмим. Әмма А.Нотфуллин үзе дә шул сүзне кабатлады бит. Алла боерса, бәлки чынлап та эшкә тотынырлар...
Ремонт эше бер җирдә дә бәхәссез бармый торгандыр. Эш барышы йортта яшәүчеләрнең күз алдында булгач, алар да үз башларына төшкәнне сөйлиләр — килешми мөмкин түгел. Хәер, тикшерергә килгән без — журналистларга да бик күпне күрергә туры килә. Барысын да язсаң — әллә нинди кызганыч та, кызык та хәлләрдән чәчләр үрә торыр иде. Кыскасы, сүз очым шул, капиталь ремонтның исеме җисеменә туры килсен иде.
Хезмәт Розалия Сафиуллина 2008-07-27 16:43:10
Кире кайт
|