«Сезнең газета аша кибет юклыгын белдертеп хәбәр иткән идек инде, — дип элемтәгә керделәр Таузар авылыннан. — Шуннан соң Карадуган авылы эшмәкәре Фәнис Хөсәенов бер йортка товар китертеп, саттырта башлады. Йорт хуҗасы да, авыл халкы да бик разый иде. Килеп тикшереп тә киттеләр, каршы килүче булмады. Менә тагын кулкушырып калдык. Эшмәкәр «файда китерми» дип, сатуны туктатты. Йөреп эшләгәне икмәген дә, кирәк-ярагын да районнан , я күрше авылдан алып кайта, ә менә андый кешесе булмаганнар, өйдә утыручылар икмәксез тилмерә. Карадуганда Рәсимә Сәгыйтованың да кибете бар. Һичьюгы ул Таузарга икмәк китертүне оештырмас микән? Ни дисәң дә хатын-кызлар мәрхәмәтлерәк булалар бит алар».
* * *
«Күптән түгел булып узган давыл вакытында Киров урамының 19нчы йорты янында үскән карт тупыл агачы аздан гына йорт түбәсенә төшмәде, — дип шалтыраталар Кунырдан. — Янәшәсендә тагын бер шундый тупыл бар. Кистертүләрен оештыруны сорап, авыл җирлегенә мөрәҗәгать иткән идек, кем утырткан, шул киссен, диделәр. Утырткан кешеләре мәрхүм инде аның. Яшенле яңгыр, көчле җил вакытында тынычлыклар югала. Әле тагын давыл булулар көтелә, ди бит».
Рубриканы Зөлфия Галимҗанова алып бара.
Кире кайт
|