Мин — 1989 елда табигатьнең иң гүзәл почмагы — Балтач районы Арбаш авылында икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Абыем Марат, сеңлем Айсылу белән тулы, тәрбияле, эшчән гаиләдә тәрбияләнеп үстек. Карадуган мәктәбен тәмамладым, аннан Норма һөнәр лицеена укырга кердем, 9 ай эчендә 3 еллык программаны үзләштереп, машина, трактор документлары алдым, механизатор һөнәренә ия булдым. Узган елның җәй башында «Игенче» җәмгыятенең «Дон» комбайнына комбайнчы итеп утырттылар. Анда әйбәт кенә эшләп, җәмгыять буенча беренче урынны алдым, иген кырларын сукалауда да үз өлешемне керттем. Узган елның 8 декабрендә мине армиягә алдылар. Башкортстан республикасының, Межгорье шәһәрендәге частька (В/ч 30701) эләктем. Сигезенче аемны хезмәт итәм. Хезмәт итүе авыр түгел, бөтенесе дә әйбәт, таза-саумын.
Хөрмәтле редакция! Сезгә хат язуымның төп сәбәбе — иң кадерле кешеләрем әтием Мәсхүт белән әнием Ләйсән хакында райондашларга бәян итәсем килә иде.
Әтием 1964 елда Арбаш авылында дөньяга килгән, Карадуган урта мәктәбен тәмамлаган. Армиядә хезмәт итеп кайткач, «Калинин» (хәзерге «Игенче») исемендәге хуҗалыкка тракторчы булып эшкә урнаша һәм хәзерге көнгә кадәр шул эшен башкара. Эшчән, ярдәмчел, үз эшен яратып эшләүче әтием җәмгыятебезнең мактаулы механизаторы. Язын чәчә, җәен суктырып ала, көзен сукалауда катнаша. Иген суктыру буенча әтиемә тиңнәр юктыр, күп еллар алдынгылыкны берәүгә дә бирми, һәм дә инде иң мөһиме — гаиләдә яхшы ир, үрнәк әти, дус-ишләренә чын дус булып кала бирә.
Ә менә сөекле әнием 1967 елда Таузар авылында туып үскән. 1985 елда Арбаш авылына килен булып килгән. Сыер савучы булып эшкә урнашкан, хәзерге көндә бозаулар карый. Эше җиңел булмаса да, өйдәге эшләрнең барысына да өлгерә, тәмле ризыклар пешереп куандыра, кер юу, сыер саву, өйдәге чисталыкны саклау дисеңме, болар барысы да әнием җилкәсендә. Әни, сиңа хәзер авыррактыр инде, чөнки мин өйдә вакытта йорт эшләрендә булыша идем, синең таянычың идем. Борчылма, әни, Алла боерса кайтып килермен әле менә, сизми дә калырсың, вакыт тиз уза ул.
Әти-әни! Сезгә исәнлек-саулык телим. Аллаһы Тәгалә тазалыктан аермасын, кояштай озын гомер, бәхет-шатлык насыйп булсын. Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп, балаларыгызның, туганнарыгызның, дусларыгызның кадерен белеп, дус-тату яшәргә язсын. Мин сезнең белән горурланам һәм икегезне дә бик-бик яратам. Ышанып калыгыз, йөзегезгә кызыллык китермәм.
Кадерле кешеләремә багышланган шигырь юллары да җибәрәсем килгән иде, булмады. Частьтагы китапханәне актарып чыктым, ник бер татарча китап булсын, эзләмәгән җир калмады.
Хезмәт Булат Әхмәтшин 2008-07-27 17:00:30
Кире кайт
|