Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Яңа көч белән

“Җәлил” исемендәге җәмгыять 2008 елның язында “Лениногорье” җәмгыятенең бүлекчәсе дип үзгәртелде. Ягъни ул яңа хуҗалар карамагына күчте. Элек шушы ук хуҗалыкта баш агроном булып эшләгән Исхак Җиһангиров җитәкче итеп билгеләнде. “Лениногорье” карамагына күчкән бүлекчәнең техник базасы да ныгый төште: ике “Т-215” маркалы трактор, “Агро-мастер 7500” чәчү агрегаты, ике “БДМ”, ике йөк ташу тагылмасы кайтарылды. Башкача әйткәндә, алга китеш өчен җирлек булдырылды.

Быел Урдала бүлекчәсендә язгы бодайны – 1 мең 150, арпа – 308, солы – 196, карабодай – 200, виканы 30 гектарда чәчтеләр. Бу эштә тракторчылар Алмаз Сарыймов, Рамил Гәрәев аеруча тырышлык күрсәтте. Бу егетләр көнне-төнгә ялгап, үз-үзләрен аямыйча көч куйды. Көз көне арышны – 477, бодайны 191 гектарда чәчтеләр.

Әлеге хуҗалыкта урып-җыюга да беренчеләрдән булып керештеләр. Яңгыр яву эштә тоткарлык тудыра. Атна башына арышны 100 гектарда теземнәргә салганнар. Шуның 35 гектары суктырылган. 15 тоннасын Бөгелмә элеваторына тапшырганнар. Теземнәргә салуда “СК – 5” комбайны белән Хәмит Кәлимуллин һәм Наил Сабирҗанов эшли. Суктыруда, “ДОН – 1500” комбайны штурвалы артында Рәис Каюмов көч куя. Урып-җыю – бик җаваплы чор. Ул һәркемнән уңганлык, тырышлык таләп итә. Урдала бүлекчәсендә моны яхшы аңлыйлар.

 

 


Заман сулышы  2008-07-29 13:50:59

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом