| ШӘҺӘРЕБЕЗНЕҢ ТЕРРИТОРИАЛЬ ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК ҮЗИДАРӘЛӘРЕ СОВЕТЫ |
|

ШӘҺӘРЕБЕЗНЕҢ ТЕРРИТОРИАЛЬ ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК ҮЗИДАРӘЛӘРЕ СОВЕТЫ үзенең 5 еллык туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм чарасы “Максима” күңел ачу үзәгендә үтте. Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе советы җитәкчесе Елена Медведеваны һәм аның хезмәткәрләрен шәһәр мэры Исхак Садриев та котларга килгән иде. Әлеге оешмада 5 ел эшләп яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды ул. Җәмәгатьчелек үзидарәләре эшчәнлегендәге активлыклары өчен аның баш предприятие җитәкчеләре Дипломнар белән бүләкләнде.
Кире кайт
|
|
|