Проект үз эченә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредит бирүне алып тора. Бу гамәл 2006 елда башланды. Үткән елда шәһәр һәм район буенча мондый кредитны 141 кеше алган. Акчага күчергәндә – 20 миллион 909 мең сум. Быел 17 июльгә бу мөмкинлектән 188 кеше файдаланган. Җәмгысы 23 миллион 305 мең сумга кредит алынган.
Мәсьәләнең торышы белән кызыксынып без Мордва-Кармалка авылында да булдык. Биредә авыл җирлеге муниципаль берәмлеге белән Алексей Павлович Бабакаев җитәкчелек итә. Аның әйтүенчә, 2006 елда авыл буенча кредит алучылар 12әү булган (800 мең сумга), 2007дә 17әү (1 миллион 20 мең), быел 6 кеше алган (480 мең сумга).
Бүгенге көндә тагын дүрт кеше документ җыя. Мордва-Кармалкада кредит акчасына халык җәмгысы 31 баш мөгезле эре терлек (шуның 24е савым сыерлары), 10 ана дуңгыз, 10 сарык, 25 умарта сатып алган. Бер хуҗалыкта мал каралтысы төзелгән. Тагын берсендә реконструкция эшләре алып барыла.
- Халык күбрәк мөгезле эре терлек белән эш итә, дуңгыз асрау кыйммәткә төшә, чөнки фуражның бәясе югары, - ди авыл башлыгы. – Сыерның сөтен сатарга була, бозавы туа, итен сатасың.
Бу авылда халыктан сөт җыю җайга салынган. Бу эш белән Сарабиккол кешесе Ринат Садриев шөгыльләнә. Халык белән исәп-хисапны айга ике мәртәбә ясый. Сатып алу бәясен югары дип әйтеп булмый, соңгы айларда ул 5–7 сум тирәсендә “уйнаган”. Югыйсә, хәзер Ходай Тәгаләнең кодрәте белән җир астыннан чыккан “Писмән” суының да бер шешәсен кибеттә 14 сумнан саталар. Шәхси эшмәкәрләрне дә аңларга кирәктер, файдасы булмаса, ул бу эш белән шөгыльләнмәячәк. Бу очракта ничек тә булса, алтын урталыкны табарга тырышырга кирәктер. Авыл кешесенең хезмәте дөрес бәяләнергә тиеш.
Кредит акчасына умарталар алучы булуы бездә кызыксыну уятты һәм аның үзен күреп сөйләшергә булдык.
Иван Бабакаев (фотода) “Нурлатнефть” идарәсендә газ һәм нефть табу операторы булып эшли. Быел, биш ел эчендә түләү шарты белән, “Татфондбанк”тан 150 мең сумлык кредит алган. Умартачылык белән шөгыльләнергә теләге күптәннән булган. Һәм аны быел тормышка ашырган: күче белән 25 умарта сатып алган. Хәзерге вакытта аның бакчасына керерлек түгел: кортлар бал ташу белән мәшгуль. Иван бер оядан якынча 20 килограмм бал алырга планлаштыра. Дәүләтнең аз процент белән кредит бирүеннән ул бик канәгать.
Иван ул әле “Кулибин” да: үзе тәгәрмәчле трактор җыйган (фотода). Тракторның күчәре һәм тапшырулар тартмасы “Нива” комбайныннан, двигателе “Т-40” тракторыннан. Ул шуның белән өенә печән, утын ташый. Күрше-күләнгә дә ярдәмгә килә.
Иван Бабакаев та, кредит алып, шәхси эш белән шөгыльләнә башлаган һәм ул шуңардан яшәеше өчен мәгънә таба. Дәүләт шундый мөмкинлек бирә икән, дөрестән дә, аңардан файдаланып калырга кирәктер. Аз процент белән кредит бирү мәңге дәвам итмәс.
Кире кайт
|