Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Геройның "Истәлек билгесе"н - гаиләсенә.

...Хәлим абый Олыяз авылыннан яу кырына чыгып киткәндә Хәнифә апа ике кызын күкрәгенә кысып, өченчесенә авырлы килеш кала. Туганнары арасында иң өлкәне булганлыктан, йорт-кура эшләрен карау да, сеңлекәшләренә күз-колак булу да 8 яшьлек Хәмидәгә йөкләнә. Сугыш чоры балаларына хас булганча барлык авырлыкларны үз җилкәләре аша үткәрәләр алар. Кызларның өчесенең дә бүгенге көндә үз тормышлары. Хәмидә апа белән Рузилә апа Олыяз авылында төпләнгәннәр, кече сеңелләре Хәтимә Шәмәрдән бистәсендә яши. «Дәү әни инде без. Оныкларыбыз җитеп килә»,-диләр алар.

Кызларның, аеруча Хәмидә апаның,  әтиләре турында истәлекләре шактый:

-Әтиебез алдынгы карашлы, аралашучан, киң күңелле кеше иде. Латинча укый-яза белде, хуҗалыкта агротехник булып эшләде ул. Кара төстәге калын бер китабы бар иде аның. Әти сугышка киткәч шуның буш битләренә язганым әле хәзер дә исемдә, - ди Хәмидә апа. - Колхоз рәисе булып эшләгәндә бик нык авырды. Шуның өчен дә сугышка алынырлык хәлдә түгел иде ул. Сугыш башлангач, агент буларак, халыктан ит, сөт, бәрәңге җыюны йөклиләр аңа. Әти бик йомшак иде. Бервакыт эштән кайткач: «Авыл халкының бер телем икмәген, соңгы ризыгын алып чыгып китә алмыйм. План тутырмый дип, барыбер төрмәгә утыртырлар. Үзем теләп Армиягә китмичә булмас. Синең дә төрмәче хатыны дигән исем йөртүеңне теләмим»,-дип, әни белән шактый озак елашып утырганнарын хәтерлим. Әти, шулай итеп, 1942 елда сугышка китеп барды. Ул китеп җиде айдан соң Хәтимә дөньяга килде.  Үзенең хатларында: «Өченче кызымны бер генә тапкыр булса да күрәсем килә. Аннары үлсәм дә үкенечле булмас иде»,-дип яза ул. Ләкин күрешүләр насыйп булмады шул үзенә. 1943 елның 16 июлендә әтинең  Курск дугасында батырларча һәлак булуы һәм туганнар каберлегенә күмелүе турында кара язу килде.

Хәлим абыйның уртанчы кызы Рузилә апа бүгенге көндә гаиләсе белән әтисенең нигезендә яши. «Әти белән әни төп нигезне саклау өчен гел нәсел дәвамчысы-ир бала турында хыялланган булалар. Ходай аларга өч кыз биргән. Безнең исә барыбызның да балаларыбыз малайлар, Хәмидә апаның гына бер кызы бар»,-ди ул.

Сугыш ветеранының өч кызы һәм кияүләре 1988 елда әтиләренең каберен Белгородтан 120 километр тирәсендә читтә урнашкан Прохоров авылыннан эзләп табалар. «281 солдат һәм офицер күмелгән туганнар каберлегендә әтинең фамилиясен күргәч күңел бераз тынычланды. Ул сугышкан җирләрдә йөрдек, әтиебезне юксынып елаштык. Кайтканда Мәскәүдәге Ленин мавзолеена кердек»,-диләр алар.

20 елдан соң нәкъ шундый ук сәфәрне Хәмидә апаның тормыш иптәше Нургали абыйның дусты, сугыш ветераны Касыйм Сәлимгәрәев та башкара. Истәлек  билгесе алып кайта ул. Касыйм әфәнде «Газпромтрансгаз»ның алтын билгесенә ия булган шәхес. Газ төзелешенә беренче казыкны каккан, шул өлкәдә  48 ел эшләп чыккан кеше.

-Истәлек билгесен тапшыру тантанасында катнашуыма бик шатмын,-дип башлады үзенең сүзен кунагыбыз. -1942 елда сугышка кергәндә мин 18 яшьлек егет идем. Безне эшелон белән Курск шәһәренә таба алып киттеләр. Курск дугасы янында бик көчле сугышлар бара иде. Кукмара районы Олыяз авылыннан Хәлим абзый да шунда эләгә. Чыныккан, тормышның ачысын-төчесен күргән агайлар безне һәр яктан сакладылар, үз «канатлары астына» алдылар. Хәлим Галләмов бишенче хәрби часть составында була. Белгород өлкәсенең Прохоров авылы янында барган сугышларда бик күп солдат башын сала. Алар арасында Галләмов Хәлим Галләм улы да була. Бик күпләрнең гомерләрен өзгән, ачы хәсрәт утына салган сугышта күргәннәребез турында сөйләп бетерерлек түгел. Ул вакытлар кабатлана күрмәсен иде инде.

Касыйм Сәлимгәрәев алып кайткан истәлек билгесен  батыр сугышчының уртанчы кызы Рузилә апа Бариевага  район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин тапшырды.

-Сугыш афәте  үлем, кайгы, җимереклек алып килде. Безнең бурычыбыз - яу кырларында ятып калганнарны хөрмәтләү, зурлау. Хәзерге вакытта халкыбыз җиңү бәрабәренә бирелгән яхшы, мул, матур тормышта яши. 9 майда ел саен орден-медальләребез үз хуҗаларын табалар. Бүгенге очрак та нәкъ менә шундый,-диде ул, Рузилә ханымның күкрәгенә медаль такканда.

Шулай ук район Башлыгы килгән кунакларны, авыл халкын район тормышы, авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармагындагы уңышлар белән таныштырды.

Тантанада «Газпромтрансгаз» оешмасыннан Мансур Хөснуллин, район ветераннар Советы рәисе М.Мансуров, «Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авылы ветераннар Советы җитәкчесе Нургали Тимергалиев, Олыяз урта мәктәбенең лаеклы ялдагы тарих укытучысы Рәсимә ханым да чыгыш ясады. Алар барысы да һәлак булган сугышчының истәлеген зурлаганнары өчен үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

Район үзешчәннәренең күңелле концерты тантанада катнашучыларга ямь өстенә ямь өстәде.

Соңыннан кунаклар мул чәй өстәле артында үзләренең яшьлек истәлекләре белән күңелле генә гапләшеп утырдылар.

 


Хезмәт даны  Р.ГАЗИЗОВ, А.ИДРИСОВА (фото 2008-07-29 15:45:37

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом